Найти в Дзене
Кряшены

Түбән Камадан Зоя Данилова шигырьләре

Түбән Камадан Зоя Данилова шигырьләре📖

🏡Тумышы белән Мамадыш районының Югары Әрнәш авылы кызы Зоя Данилова күңел хисләрен шигырьләргә сала.

Түз син йөрәк💔

Язлар җиткәч, күңел иләсләнә

Каядыр ашыга, талпына,

Күкрәк читлегенә сыеша алмыйча

Гүя йөрәк канат кагына.

Чү йөрәккәй алай кагынма син

Гомер узган, кием тузган бит.

Сабыр гына картлыкны каршылыйк

Ходай безгә шулай язган бит.

Язлардан соң килер ямьле җәйләр

Җәйләрдән соң килер алтын көз,

Көзгә аяк атлап кергәндә дә

Сагышланма, түз син йөрәк, түз...

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/an-al-itkanda/tuban-kamadan-zoia-danilova-sigyrlare