8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне. Биредә очраклы кешеләр була алмый, бу — сәләт буенча хезмәт. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны яклау социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим! Авыр, әмма мөһим хезмәтегезгә, күрсәткән тырышлыгыгызга тәрбияләнүчеләрегезнең рәхмәтле елмаюлары һәм әйткән рәхмәт сүзләре бүләк булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы