Буыннан буынга тапшырыла килгән халык зирәклегендә эш сөюнең, максатларга ирешкәндә гореф-гадәтләргә таянуның мөһимлеге турындагы фикер чагылыш таба. Мул уңыш җыеп алу һәм алгарышка яңа юллар ачу бары тырыш хезмәт аша гына мөмкин булуны ата-бабаларыбыздан беләбез. Борынгыдан мәгълүм бу хакыйкать хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Сабан туен бәйрәм иткәндә без шуңа күрә дә иң беренче нәүбәттә республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур көч салган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә олы ихтирам белдерәбез. Гасырлар дәвамында кунакчыл мәйдан яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җыя. Сабан туе күпмилләтле Татарстан халкының тату һәм бер-берсен мәдәни яктан баетып яшәвенә ачык мисал булып тора. Татар халкының милли бәйрәме Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәрләреннән берсенә әверелде. Ул хәзер Татарстанда гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә, кайбер чит илләрдә дә зур уңыш белән уза. Сабан туенда очрашуны туган-тумача, авылдашлар, дуслар зарыгып көтеп ала. Җанга
Татарстан Рәисе татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру уңаеннан мөрәҗәгате
7 июня 20257 июн 2025
1 мин