Хәерле көннәр дусларым! Бүген кич сезнең игътибарыгызга яңа җыр тәкъдим итәм. Соңгы өч ай эчендә 20 яңа җыр иҗат иттек. Элек хәтерегездә булса елга бер альбом чыгара идек. Яки кассета, яки компакт диск. Хәзер инде сезнең өчен Яңа җырлардан гына торган виртуаль зур альбом чыгарасым килә. Менә альбомга нинди исем бирик микән дип баш ватабыз. Сез нинди исем бирер идегез? Һәрберегез бер вариант булса да сызыгыз әле шунда🙏🏻
Ә бүген кич Раиль Өметбаев белән Айгөл Валиуллинадан "Мең тапкыр" җырын чыгарабыз.