Найти в Дзене
Саба таңнары

Кояш бата

Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын Яулык итеп болгый ерактан. Җир өстенә эңгер-меңгер иңә, Дымлы бер ис аңкый туфрактан. Белсәң иде, әнкәй, әллә нигә Яратам соң шушы сәгатьне! Дөнья тына. Үзәк өзгеч бер моң Талгын гына урый йөрәкне... Халисә Ширмән 🌙Хәерле кич, дуслар!

Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын

Яулык итеп болгый ерактан.

Җир өстенә эңгер-меңгер иңә,

Дымлы бер ис аңкый туфрактан.

Белсәң иде, әнкәй, әллә нигә

Яратам соң шушы сәгатьне!

Дөнья тына. Үзәк өзгеч бер моң

Талгын гына урый йөрәкне...

Халисә Ширмән

🌙Хәерле кич, дуслар!