Балаларга табигатьне яхшырак аңларга һәм аның турында кайгыртырга ярдәм итү өчен, Макыл китапханәләре хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен «Бар тереклекнең дусты бул» дип исемләнгән экология дәресе үткәрделәр. Дәрестә балалар үсемлекләрнең, кошларның, бөҗәкләрнең һәм хайваннарның ничек яшәве турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Аларга планетабыз сәламәт һәм матур булып калсын өчен табигатьне саклауның һәм аның ресурсларын юкка сарыф итмәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Дәрес азагында балаларга табигатьтә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлаттылар һәм "Табигать могҗизалы табышмаклар белән тулы" - табигать турындагы журналлар белән таныштырдылар.