«Балачак» печеньесы рецепты 🥠🥠 1 стакан шикәр комы 3 стакан он 200 г каймак яки майонез 250 г эретелгән атланмай 3 йомырка 0,5 бал калагы тоз 1 бал калагы разрыхлитель яки аш серкәсе (1 бал калагы) белән сүндерелгән сода (0,5 бал калагы сода) 🥚Йомырканың агын аерым, шикәр комы белән йомырка сарысын аерым тугларга һәм тоз өстәп болгатырга. 🥛Аш серкәсе белән сүндерелгән сода кушарга. Атланмай һәм онны кушарга, каймак салып бөтенесен бергә яхшылап болгатырга. Әзер камырны махсус формаларга салып тигез итеп пешерергә.🥯🥨🧇