Арча районының Утар Аты, Түбән Аты, Кушлавыч һәм Наласа авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник карау узды. “Тикшерү барышында 52 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә. Техник тикшерүдә катнашучылар үзйөрешле техниканы теркәү, куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре һәм кагыйдәләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Арча районының Утар Аты, Түбән Аты, Кушлавыч һәм Наласа авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник карау узды
31 мая 202531 мая 2025
~1 мин