Найти в Дзене
Саба таңнары

🌙ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА

🌙ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА... КОРБАН ГАЕТЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА? #корбан2025 📌Гаеткә кичтән, Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң әзерләнә башларга кирәк. 📌 Бәйрәм буласы көн алдыннан, гадәттә, госел алына, ә иртән матур һәм чиста киемнәр киелә. 📌 Иртән ирләр мәчеткә гает намазын уку өчен баралар. Бәйрәм көнендә һәр мөселман ир-ат гает намазында катнашырга тиеш. 📌 Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарның, танышларның хәлләрен белешү, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән. 📌 Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү дә бик күркәм санала. 📌 Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора.

🌙ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА...

КОРБАН ГАЕТЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА?

#корбан2025

📌Гаеткә кичтән, Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң әзерләнә башларга кирәк.

📌 Бәйрәм буласы көн алдыннан, гадәттә, госел алына, ә иртән матур һәм чиста киемнәр киелә.

📌 Иртән ирләр мәчеткә гает намазын уку өчен баралар. Бәйрәм көнендә һәр мөселман ир-ат гает намазында катнашырга тиеш.

📌 Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарның, танышларның хәлләрен белешү, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

📌 Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү дә бик күркәм санала.

📌 Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора.