Кайбычка килеп җитүгә, мәртәбәле жюри вәкилләренә Җиңү паркы буйлап экскурсия үткәрелде. Мәдәният йорты каршында кунакларны «Кайбыч кызлары» ансамбле бию белән каршы алды. Алар фойеда районыбыз уңганнары әзерләгән күргәзмә белән дә танышты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Нечкәбил» бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова фестивальдә катнашучыларны сәламләп, һәр гаиләгә уңышлар теләде. Ульянковода яшәүче Татьяна һәм Александр Кармаенковларга сәхнәдә «Ныклы гаилә» федераль партия проекты дипломы тапшырылды. Бүген сигезенче тапкыр әти-әни булган пар — Олы Кайбычтан Гүзәл һәм Дамир Гыйниятуллиннар да шундый ук дипломга лаек булды. Кошманнан махсус хәрби операциядә катнашучы Фаил Сираҗиев һәм аның тормыш иптәше Алинәне дә сәхнәдә бүләкләделәр. Мөрәле мәктәбе укучысы Рузилә Зиннәтуллина, Иске Тәрбит мәктәбендә белем алучы Зарина Петухова белән Милена Ефимова да чыгыш ясады. «Нечкәбил-2025» конку
Кайбычта «Нечкәбил» бәйгесенең зона туры узды
29 мая 202529 мая 2025
1 мин