Найти в Дзене
Кряшены

🌾Йөрәгем - синдә минем

🌾Йөрәгем - синдә минем🌾 Сагындым авылымны, Бөдрә таллары белән. Һәр тыкрык, урам чатын Үткәреп йөрәгемнән. Сагындым авылымны, Бер үзем генә беләм. Үзәннәрен, тугайларын Сагындым, ничек түзәм?.. Сагындым авылымны, Һәр кешесен сагындым. Иминлек, бәхетләр теләп, Ходаема табындым. Сагындым авылымны, Балачак сукмакларын. Ак шомыртлы, ак каенлы Бит минем туган ягым. Сагындым авылымны, Ул - илһам чишмәм минем. Туган авыл, ярый син бар, Йөрәгем ә синдә минем. Георгий Ибушев📝

🌾Йөрәгем - синдә минем🌾

Сагындым авылымны,

Бөдрә таллары белән.

Һәр тыкрык, урам чатын

Үткәреп йөрәгемнән.

Сагындым авылымны,

Бер үзем генә беләм.

Үзәннәрен, тугайларын

Сагындым, ничек түзәм?..

Сагындым авылымны,

Һәр кешесен сагындым.

Иминлек, бәхетләр теләп,

Ходаема табындым.

Сагындым авылымны,

Балачак сукмакларын.

Ак шомыртлы, ак каенлы

Бит минем туган ягым.

Сагындым авылымны,

Ул - илһам чишмәм минем.

Туган авыл, ярый син бар,

Йөрәгем ә синдә минем.

Георгий Ибушев📝

-2
-3
-4
-5
-6
-7
-8