Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Утлы күмер

Әсхия Абдуллина-КостиковаХикәя, 5 өлеш. Һее, алай җиңел генә буламы соң әле ул аяксыз Самир агайны больницага урнаштыру. Әле аны арбага утыртып, арттан көчкә өстерәлеп барган анасын да көтә-көтә башта бер кабинеттан икенчесенә кереп анализларын бирдертеп, күкрәк читлеген рентгенга төшертеп – боларны да Аллаһ Рамилгә ерып чыгарга кушкан булып чыкты. Һее, алай җиңел генә буламы соң әле ул аяксыз Самир агайны больницага урнаштыру. Әле аны арбага утыртып, арттан көчкә өстерәлеп барган анасын да көтә-көтә башта бер кабинеттан икенчесенә кереп анализларын бирдертеп, күкрәк читлеген рентгенга төшертеп – боларны да Аллаһ Рамилгә ерып чыгарга кушкан булып чыкты. Җитмәсә, башта үзәк больницага салабыз дисәләр дә, әллә кайда еракта урнашкан инфекциялеләр больницасына ук җибәрделәр. Нишләсен инде Рамил, эчтән генә сүгенә-ачулана булса да тәки алып барып урнаштырды. Тик менә туксанның теге ягына чыгарга бер ике- ел вакыты калган ананы, синнән нинди файда, үзеңне карарга кеше кирәк, дип ишектән кире

Әсхия Абдуллина-КостиковаХикәя, 5 өлеш. Һее, алай җиңел генә буламы соң әле ул аяксыз Самир агайны больницага урнаштыру. Әле аны арбага утыртып, арттан көчкә өстерәлеп барган анасын да көтә-көтә башта бер кабинеттан икенчесенә кереп анализларын бирдертеп, күкрәк читлеген рентгенга төшертеп – боларны да Аллаһ Рамилгә ерып чыгарга кушкан булып чыкты.

Һее, алай җиңел генә буламы соң әле ул аяксыз Самир агайны больницага урнаштыру. Әле аны арбага утыртып, арттан көчкә өстерәлеп барган анасын да көтә-көтә башта бер кабинеттан икенчесенә кереп анализларын бирдертеп, күкрәк читлеген рентгенга төшертеп – боларны да Аллаһ Рамилгә ерып чыгарга кушкан булып чыкты. Җитмәсә, башта үзәк больницага салабыз дисәләр дә, әллә кайда еракта урнашкан инфекциялеләр больницасына ук җибәрделәр. Нишләсен инде Рамил, эчтән генә сүгенә-ачулана булса да тәки алып барып урнаштырды. Тик менә туксанның теге ягына чыгарга бер ике- ел вакыты калган ананы, синнән нинди файда, үзеңне карарга кеше кирәк, дип ишектән кире бордылар. Әллә берфайдасыз улын, әллә үзен кызганып әби юл буена күзләрен сөртеп кайтты.Рамилнең бу көнгә корылган планнары үтәлмәсә дә, ул өенә шат күңел белән кайтып керде. Индираның үрдәк итеннән пешергән, шулпалы өчпочмакларын ашап, кичке эшләрне караштырганнан соң, һәрвакыттагыча телевизор каршына кереп утырдылар, Тик Индираның күзләре телевизор экранында булса, күңеле гел шул игезәге хакында булды.
-Рамил, карале җанкисәгем, мине бит инде бу кеше тудырган әйе бит. Димәк ул Чаллы кешесе булып чыга. Әллә, минәйтәм, интернетта әллә нинди группалар бар бит хәзер, Чаллы группасына язып караргамы? Аның белән бергә бәбәйләгән кешеләр бардыр. Аны белүчеләр, хәтерләүчеләр дә табылыр. Әле үзе үк шушы интернетта утырмыймы икән?
-Һии, хыялый, хыялый! Карт әби интернетта утырамы инде. –Рамил Самирның кап-карт, бөрешеп беткән анасын күз алдына китерде. – Әнә бүген берсен йөрттем бит инде больница буйлап. Көчкә аягын өстерәп бара. Салмадылар анасын, бар кайт, синең үзеңне карарга кеше кирәк диделәр.
-Мескеен. Бигрәк бәхетсез әби инде ул, әеме, Рамил. Ничек малае, Самир абыйны әйтәм, шулай юнсез булып туган.
-Туганда юньле булгандыр инде ул. Аллам сакласын, үзебезнең балалар, оныклар бар. Эчү беркемне дә яхшыга алып чыгармый инде. Мин шушы җирлеккә килеп урнашканнан бирле гел кибет төбен саклый иде инде. Кергән-чыккан кешедән акча теләнеп, берәр салган кеше очраса, ана да салып бирүен сорап кешенең нәфрәтен алып бетергән иде инде.
-Чын булса, әнисенең пенсиясен талап эчә, дип тә әйтәләр иде әле аны, Рамил. Мескен карчык, чынлап та ашарына бармы икән аның? Карале, әйдә булмаса, телевизорга текәлеп утырганчы, өчпочмаклар илтеп кайтыйк. Бездән хәер булыр. Әле суынып та өлгермәгәннәрдер.
-Кит әле. Нишләп йөрим ди караңгы төшкәч алкаш Самирлар ихатасында.
-Без бит ул алкаш янына түгел, мескен әбигә хәер илтеп кайтырга дип кенә барабыз. Без менә көн саен кунак ашы кебек, гел тәм-том ашап ятабыз. Ә ул әбинең ни карар кешесе юк, ни туган-тумачасы, дигәндәй.
-Туганы булса да гайрәтләре чиккәндер инде ул алкаштан. Ярар алайса, йоклар алдыннан бераз саф һава да сулап кайтырбыз. Төр әйдә тәм-томнарыңны. Яшьлекне искә төшереп, урамнар буйлап култыклашып бер урап кайтыйк әле.
Ул арада Индира өчпочмаклар, хуш исле чәй, тәмле конфетлар тутырган хәйран гына зур пакетын кулына тотып ишек төбенә килеп тә басты...
Клуб янын гына яктырткан баганадагы лампочканы шәйләп, олы урамга чыктылар, аннары авылның икенче башындагы иске генә тәбәнәк йорт янына барып җиткәнче күктә җемелдәшкән йолдызлар арасыннан яшь чагында үзләре күзләгән йолдызны табып, яшьлекләрендәге хатирәләрне дә көлешеп искә алдылар. Кап-караңгы өй турына җиткәч, керергәме-юкмы дип,туктап калдылар.
-Йоклый торгандыр инде. Юлда да гел елап кайтты. Больницада да күп йөрелде бит. Әллә борчымыйбызмы соң, дип Рамил хатынына эндәште.
-Белмим шууул. Ий, бер килгәч керек әйдә. Йокласа, уяныр. Ичмасам тәмле өчпочмаклар ашап чәй эчәр. Күңеле җылынып китәр, дип Индира пакетын күкрәгенә кысты.
Кыеш капканы бәйләгән бауны тиз тапты Рамил. Сак кына итеп тышкы ишекне шакыды. Өй эчендә тавыш-мазар ишетелмәде. Ныграк итеп шакыды.
Ишек алдына караган тәрәзәнең пәрдәсе ачылган кебек тоелды. Өй эченнән хәлсез генә тавыш. Кем бар анда дип сорады.
-Түтәй, ач әле. Бу мин Рамил. Сине больницага алып барган Рамил. Хатын белән мин монда.
Әби өстерәлеп кенә ишек ачарга чыкты, көч хәл белән ишеген ачып, абына күрмәгез, монда Самирның арбасы тора диде.
-Әллә утың да янмыймы, түтәй?
-Яна, әле яндырмаган идем. Хәзер кабызам, диде дә әби кулы белән стена буенча үрмәләп лампочканы кабызды.
Мондый да хәерче тормышны, шапшаклыкны күрмәгән Индира йорт эченә күз йөгертеп алды да авыр сулап куйды. Кулындагы пакетны куярга урын таба алмагандай, әби мин өчпочмаклар пешергән идем. Ирем син бик йончыдың бүген дигәч, сиңа да хәер итеп китерергә булдык, диде.
Калтыранган куллары белән карчык төенчекне кулына алды, аннан чыккан тәмле итле өчпочмак исен иснәп, өчпочмак ашамаганыма , камыр баса алмаганыма ун ел гына түгелдер инде. Элек мин бик оста камыр пешерүче идем дә, бетте бит рәтем, дип бер өчпочмакны төргәктән кулына алды. Моны бит ашарга да кызганыч. Иснәп кенә торсам да тамагым туяр иде дә, ну ашасы да килә икән шул дип, тешсез авызы белән ризыкны чәйни-әвәли башлады. Индира тагын як-ягына каранды. Ике тимер карават, култыксалары ертылып беткән диван, иске шкаф, өстенә ниндидер чүпрәк каплаган телевизор, өстәл, кыешайган урындыклардан башка әйбер күзенә чалынмады. Индирага әби шулхәтле кызганыч тоелды, ире рөхсәт итсә, әбине бүген үк өенә яшәргә алып кайтырга да риза иде ул.
-Самир абыйдан башка балаларың юкмени, әби?
-Юк шул, балакайлар. Булганы үлде. Бусы әнә, башын шешәгә тыкты. Югыйсә бик әйбәт бала иде улым да. Эчә-эчә шундый хәлгә калды. Ул бит Чаллыда төзелештә эшләде.
-Ә, шунда төзелештә инвалидка чыктымени? –хатынының әби белән булган әңгәмәсенә Рамил дә кушылды.
-Юуук, анда бик әйбәт эшләде ул. – Әби ашавыннан туктап, сүссез калды. –Улым шунда бер марҗа кызы белән танышкан. Өйләнмәкче булды. Мин нык каршы чыктым. Никакуй марҗа, бусагамны да атлатып кертмим, дип нык каты тордым. Үз сүземне сүз иттем, өйләндермәдем. Менә шул баланың, марҗаның инде, күз яшьләре, каргышы төшкәндер Самирга да, миңа да.
-Нишләп алай дисез? Абау, Аллам сакласын каргышлардан.
-Элек алай дип уйламый идем мин. Хәлле чагымда. Имеш мин дөнья тоткасы. Гомер буе шулай булачакмын. Ә, юк, гөнаһларым китереп тотты да күрсәтә күрмәгәнемне. Югыйсә шушы гомер яшәргә тиеш идемме мин. Моны яшәү дип әйтеп буламы,ә? –Әби җыерчыклар арасына тирәнгә яшеренгән күзләрен ачыбрак Индирага текәлде. – Минем дә оныкларым да булыр иде. Мине картайган көнемдә карап, тәрбияләп торырлар, җиназалап ахирәткә озатырлар иде. Үзем, менә шушы телем белән, шушы кулларым белән кудым бит мин ул марҗаны. Кайтты, Самирны эзләп кайтты бит монда, авылга. Корсаклы иде. Елый елый чыгып китте. Әле бабаем да исән иде ул чакны. Ул кызганып та куйды әле. Мин зәһәр идем шул, миңа бабайның да теше үтәлмәде ул чакны. Менә шулай, балалар, мин бәхетсезлекне үзем чакырып китердем үз йортыма. Минем яшьтәгеләр барысы да тегендә инде, ә мине алмый. Алмый бит Аллаһ, синең кебекләр кирәк түгел анда, ди. Тагын газаплан әле ди торгандыр инде.
Индира бу хәлләрне ишеткәч, бөтен тәне белән калтырап, чирканып куйды да, Аллакаем, үзең сакла безне яманнардан, дип ярым пышылдады.
-Рәхмәт, балалар, соңгы гозерем булырмы, ишегемне ачып кергәнсез икән, зинһар тыңлагыз инде. Әллә ни гомерем калмагандыр. Рамил улым, син бик шәфкатле бәндә, үлгәч, миңе сасытып яткырма инде, җир куенына урнаштыр, яме. Минем килеп хәлемне белергә дип башка кешенең ишегемне ачканы да, какканы да юк бит. Күрше-тирәләр дә аралашмый безнең белән. Әллә Самир аркасында, әллә мине өнәмиләр. Минедер. Гомер буена усал булдым шул. Ә улымны, аны инвалидлар йортына алырлар әле. Ташламаслар. Монда кайтарсалар, ачтан, салкыннан барыбер туңып үләчәк ул. Врачларга әйтерсең, аның кайтыр урыны юк, диярсең. Салсыннар интернатка. Тамагы тук, өсте бөтен булыр. Анда әөбәт карыйлар диләр бит.
Тагын бераз әбине тыңлап утырганнан соң, килеп хәлен белешкәләргә сүз куеп, Индира белән Рамил өйләренә кайтып киттеләр. Саф һава суларга дигән теләкләре урынына әбинең тынчыган өй һавасы һәм авыр тойгылар ияртеп кайттылар.
***
Тормышта барысы да расписаниегә язылганча гына барамы соң инде! Арина Сергеевнаның да икенче көнне үк Инна Андреевна янына барып, барысын да аңлашырга дигән планын берничә көнгә кичектерергә туры килде. Табыш белән матур гына эшләп яткан кибет өстендәге квартираларның берсендә ут чыгып, аны янгын сүндерү машиналары су сибеп сүндерү аркасында кибеткә зур матди зыян килде. Полиция, янгын сүндерүчеләр, тикшерүчеләр, товар хуҗалары белән аңлатмалар бирү ,сорау алу, җавап бирүләр иртәдән караңгы төнгәчә дәвам итте һәм ул берничә көн буена Инна Андреевна янына бара алмады. Алай гына да түгел, эш мәшәкатьләре белән башыннан да чыгып китә язды. Ниһаять, бар кәгазьләргә кул куелып, кибет эчендә ремонт эшләре башлангач, Арина Сергеевна Инна Андреевна янына больницага китте. Әйтерсең аның килү көнен генә көтеп торганнар, ул Инна Андреевнаны шәһәр читендәге туберкулез больницасына күчерү өчен бөтен документларын кулына тоттырып, ишек алдында аны көтеп торган ашыгыч ярдәм машинасына алып барган чакка туры килде. Озата баручы табиб үпкәсендә чире бар, дип, анда барып йөрмәскә кушса да, Арина Сергеевна тыңламады, ашыгыч ярдәм машинасы артыннан иярде. Кабул итү бүлегендә, кемегез бар дип сорауга, Инна Андреевна, беркемем дә юк диюгә, Арина Сергеевна, Нет, Нет, она ошибается. Дочь есть. Я ее дочь дип җавап кайтарды.
ДӘВАМЫ БАР.