Найти в Дзене
Сельские Нивы

Утлы күмер

Әсхия Абдуллина-КостиковаХикәя, 4 өлеш. Арина Сергеевна, елмаеп, ә беләсезме, иң кызыгы, мине тудырган хатынның да исеме Инна булган. Менә ничек кызык килеп чыга бит- диюгә, Инна Андреевна агарынып китте һәм тиз генә аяк өсте басып, Арина Сергеевна, гафу итегез, минем бит бик ашыгыч барасы җирем бар иде.

Арина Сергеевна, елмаеп, ә беләсезме, иң кызыгы, мине тудырган хатынның да исеме Инна булган. Менә ничек кызык килеп чыга бит- диюгә, Инна Андреевна агарынып китте һәм тиз генә аяк өсте басып, Арина Сергеевна, гафу итегез, минем бит бик ашыгыч барасы җирем бар иде. Зинһар, гафу итегез, дип тиз генә кабинеттан чыгып та йөгерде. Алдын-артын белмичә, сулуы кабып, ул кая барып бәрелергә белмичә, күзе тонган, акылын җуйган кеше кебек барды да барды. Каршы очраган кешеләрне дә күрмәде, кайсысына бәрелде, кайсысына китереп төртте, кемнеңдер аягына басты. Юлаучылар хәтта, әллә шашкан инде бу хатын, дип сөйләнеп калды. Чаллы шәһәренең әллә ничә урамын узып, ул Кама ярына килеп чыкты.
-Кызым...Бу бит мин тапкан кыз. ..Таныш чалымнары барысы да Самирныкы. Ничек мин аны башта ук танымадым. Ничек әйтергә? Ничек? Ничек белгертергә? Юк. Юк, юк! Мин аңа белгертергә тиеш түгел! Кулыма алып та карамадым бит мин аны , бер мәртәбә ими дә каптырып тамагын туйдырмадым. Ничек итеп хәзер бишенче дистәсен ваклаган зур җитәкчегә мин сезнең әниегез дип әйтә алам? Минем болай әйтергә хакым юк! Нинди әни инде мин? Болай үз-үземне җәфалаганчы олагырга! Качарга бу Чаллы шәһәреннән! О, Аллаһ, син ник мине болай газаплыйсың? Ул да бит белми дә, уйламый да иде кайдадыр аны тудырган хатын яшәгәнне. Ник дим,нииик очраштырдың син безне? Нигә дип минем сукмагымны нәкъ шушы кибеткә китердең? Юк, юк, син гаепле түгел, Аллаһ, мин гаепле, бары тик мин үзем гаепле барысына да. Мин синең каршыңда зур гөнаһлы, беләм, тик бу бала каршындагы ялгышымны ничек төзәтергә соң? Безне очраштырдың бит, бу бит юкка гына килеп чыккан очрашу булмагандыр, ярдәм ит, Аллаһ, чыгу юлларын үзең күрсәт. Ни эшләргә миңа? Суга ташланыргамы, машина астына ыргылыргамы? Минем бу дөньяда яшәргә хакым да булмагандыр, әмма син бит мине яшәттең. Донбассны утка тотканда да минем гомеремне алмадың. Әллә шушы бала белән очраштырыр өчен минем гомеремне саклап калдыңмы син? Я Аллаһ, ярдәм ит! – Инна Андреевна җир өстенә егылып, җирне тырмый-тырмый үкереп елады, Елый-елый шешенеп бетеп, кичкә кадәр акылыннан язган кыяфәттә бер яктан икенче якка бөтен гәүдәсе белән селкенеп утыручы сәер хатынны күпләр урап узарга тырышты.
Караңгы төште. Сукмакларда кешеләр дә сирәкләнде. Инна Андреевна авырлык белән урыныннан торып, башта кая барырга белмичә аптырап, як-ягына каранды.
Көне буе ашамыйча, салкын җир өстендә аунап, ул инде бик каты салкын тидереп өлгергән иде. Әллә елаудан, әллә эчендәге бар хәсрәте ташкын булып ургылып чыкканга, ул үзен буш капчык итеп тойды. Көч-хәл белән арендага алган бүлмәсенә кайтып ауды. Икенче көнне ул эшкә барырлык хәлдә түгел иде, күрше бүлмәдә яшәүче квартирантлар ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, аңын югалтып, саташып ятучы хатынны больницага алып киттеләр.
***
-Ну бу алкашларны! Үзем бәреп үтерердәй булам кайчакны. – Рамил ишектән кемнедер сүгә-сүгә өйгә керде. – Индира, карале, матурым, мин нәрсә алып кайттым!
Кухня ягында аш-су белән кайнашучы Индира, кулларын аляпкычына сөртә-сөртә ире янына алгы якка чыкты.
-Я, нинди сюрприз инде ул?
-Мондарак кил, югыйсә күрсәтмим!
Индира иренең янына ук килеп басуга, Рамил хатынын кочаклап, бит очыннан гына үбеп алды да, кадерлем бүген бит безнең никахлашкан көнебез, әллә оныттыңмы син? Мин менә онытмадым, дип, хатынына кулындагы кечкенә тартманы сузды. Индира, елмаеп тартманы ачып җибәрде һәм үзе әллә кайчан ук кияргә хыялланган үзенең күзләре кебек зәңгәр ташлы алтын алкаларны кулына алды.
-Чын чынлап күңеле булудан аның күзләреннән яшь бөртекләре бите буйлап тәгәрәде, алайса иске алтын алкаларымны үзең салдыр дип, башын иренең җилкәсенә салды.
Рамил хатынын кочагыннан чыгармый гына түр якка уздылар, яңа алкалар кигән Индира аңа тагын да матурланып киткән кебек тоелды. Индира беравык көзге каршында әйләнгәләде дә, - Рамил, беләсеңме, миңа тагын бер сюрприз яса әле, - диде.
Нинди сюрприз, әйт, бишкуллап ризамын – дип елмайды Рамил.
Әйдә иртәгә Чаллыга барабыз. Анда бит шәһәр архивы булырга тиеш. Мин туган бала табу йортының да документлары шундадыр. Эзлик әле минем игезәгемне. Мин аны тапмыйча барыбер тынычлана алмаячакмын. Болай эчемә җыеп йөреп авырып та китәргә мөмкин әле мин. Калырсың аннары хатынсыз, дип иреннәрен турсайтты.
Рамил авыр сулап куйды. –Ярар, матурым, син дигщнчщ булыр. Тик иртәгә түгел, ә тагын бер көннән.
-Ник, иртәгә бара алмыйбызмени?
-Әй, әнә теге аяксыз сәрхүш бар бит әле. Самир абзый. Шуның әнисе килеп чыкты юлыма. Елый. Самиркаем үлә бит, ди. Эчеп егылган тегесе, тора алмыйча яткан ишек алларында, арбасы тәгәрәп киткән ди. Карчык үзе кая булгандыр, чуртым белсен аларны. Нык ютәлли, тын ала алмый, ди. Больницага алып барыйк әле дип елый. Бала бит инде исерек булса да. Ярар, дип сүз бирдем инде. Аны бит кеше күтәрә торган да түгел, теге юлы да аны күтәреп билсез калган идем инде, хәерле булсын.
-Ий,Рамилкаем, алтыным инде син минем. Авыл исерекләрен дә син кайгыртасың, бала-чагасын да юлда ташлап калдырмыйсың. Хәзер кеше гозерен тыңлаучы юк шул инде. Ярар инде, алай булгач аны илтеп тапшыр врачларга. Әле әби дә бара торгандыр бит шул малаен сакларга, әйеме?
-Белмим. Барса барыр. Машинада урын җитәрлек. Уф,арыыдым, ашарга булса, капкалап алыйк та, телевизор карарбыз, ә, хатын?! – Рамил киң итеп елмаеп җибәрде дә аш салырга чыгып киткән хатына сокланып артыннан иярде.
***
Арина Сергеевнага бик сөер тоелды Инна Андреевнаның кинәт кенә чыгып чабуы да, ул көнне һәм икенче көнне эшкә килмәве дә. Эшеннән бер идән юучыга адресы буенча барып белешергә кушты. Авыр хәлдә больницага алып киткәннәрен белгәч, аңа бу сәер хатын бик кызганыч тоелды һәм ул кичкә таба кибет эшен администраторга һәм экономистларга калдырып, Инна Андреевна яткан больницага китте. Тик авыру хатынны реанимациягә салганнар булып чыкты. Арина Сергеевна, дежур табибка хәле аруланса, зинһар миңа шалтыратыгыз, дип телефон номерын һәм алып килгән күчтәнәчләрен калдырып, кайтыр юлга кузгалды.
Нишләптер, Арина училищеда да егетләр белән бик аралашмады, бары тик спорт түгәрәкләрендә генә алар белән ачылып сөйләште. Институтта да егетләргә битараф булды. Дөрес, бөтенләй гашыйк булмыйча, мәхәббәт утында янмыйча гомер иткән икән дип уйламагыз. Булды аның да утта янган чаклары. Әмма ул утлар да учактагы утлы күмерләр кебек кызарып яндылар да, тын гына сүнделәр. Яше барган саен ул инде берүзе тыныч кына яшәүгә дә күнекте. Күп очракта хезмәттәшләре белән кино-театрларга, рестораннарга баргаласа да, аерым шау-шулы компанияләргә тартылмады. Балалар интернатында яшәгәндә үк ул башка балаларның әниләрен сагынып елаганына, кем дә булса таныш түгел кеше группага килеп керсә, дәррәү шул таныш түгел кеше янына җыелганарына аптырап кала иде. Сабый гына булса да, ул бер ташлап киткән әни кеше, сине инде яратмаячак, ул инде сине алдалады, дип уйлый иде. Нинди дә булса дини бәйрәмнәр якыная башласа шәһәр халкы ятим балаларга дип күчтәнәчләр алып килеп өләшкәндә дә ул читкәрәк китәргә тырышты. Аның иң яраткан кешесе Сәлимә нянясыннан да якынрак кешесе юк иде һәм аның вафатыннан соң Арина гомумән бер кешене дә якын итмәде. Дөрес, ул бар кешегә дә һәрчак ачык чырайлы, елмаюлы, әмма аның күңел сандыгы һәрчак бикле булды.
Больницадан кайтып, өс-башын алыштырып, яраткан чынаягына затлы кофе ясап, аякларын бөкләп, йомшак кәнәфиенә чыгып утырды да Арина Сергеевна уйга калды. - Өй тып-тын. Кергән кеше дә юк, шалтыратучы да юк. Кем шалтыратсын инде миңа. Барысы да үз гаиләсе проблемалары белән яши. Балалары, оныклары үсеп килә күбесенең. Ирләре бар, яклап, саклап торучы ирләре. Аларның берсендә дә минем кайгы юк. Тереме мин, әллә үлгәнме. Кемгә кызык. Үлсәм соң. Эшкә килмәде, дип, милициягә хәбәр итәрләр, ә үлгән икән бит, дип күмеп тә куярлар һәм...онытырлар. Кемгә кирәгем бар соң минем. Кем өчен дип яшим, кем өчен дип тырышам. – Үзен-үзе кызганудан Арина Сергеевна елап ук җибәрде. Үксеп, шешенеп бетте һәм тиз генә урыныннан торып шкафтан бер кочак кәгазьләр тартып чыгарды. Тапты бит тәки, интернеттан чыгарылган чагында бирелгән кәгазне кулларына алды һәм аһ, дип кире артка чигенеп кәнәфиенә утырды.
Кәгазьгә аермачык итеп анасы Инна Андреевна дип, аның игезәк сыңары булып тууы һәм игезәгенең Ирина исемле булуы турында язылган иде. Калтыранган куллары белән ул кәгазьне күкрәгенә кысты, тагын кат-кат укып чыкты. Ялгышлык юк иде. Аны тапкан хатынның исеме һәм фамилиясе нәкъ кибеттә идән юучы хатынныкы кебек иде.
-Кемгә шалтыратыйм? Кем белән бүлешим бу хәбәрне? Әни? Әни! Ул миңа әни булып чыгамени хәзер? Әйтә алырмынмы икән әни дип? Ой, булдыра алмам. Ә бәлкем исеме дә атасының исеме дә туры гына килгәндер. Карыйм әле көзгегә, ошаган җирем бармы икән аның белән. – Арина Сергевна көзге каршына килеп басты. – Юук. Ошамаганмын икән. Ә, нигә ошамаганмын? Гәүдәм бит тач аныкына ошаган. Чынлап та минем әниме икән ул? Больницага барып, исәнме, әни дисәм? Ул ничек кабул итәр? Кирәкмәстер, дөрес аңламас. Менә сиңа язмышлар диген,ә .Ул каян кая килеп, монда, Чаллыга килеп чыккан. Туктале, Ариночка, ә ул сугыш башлангач кына килгән бит монда. Димәк, мин ялгышам. – Арина Сергеевнаның йөзе караңгыланып китте. –Их, юктыр. Әни түгелдер шул. Хыялый син, Арина. Башка кайгың булмаса, бар, юын да, йокларгаят. Иртәгә көн бар, барысы да ачыкланыр әле, дип үз-үзен тынычландырырга теләп үзалдына сөйләнеп алды да юынып, йокларга ятты.
ДӘВАМЫ БАР.