Кайвакыт үткәннәр искә төшә дә, көлеп җибәрәм. Тиле кеше сыман үз-үземнән көлеп утырам. Бигрәк ышанучан булганмын да инде. Хәзерге буын андый түгел бит. Алар башка планета кешеләре кебек. Менә хәзер кызларга “чәеңне калак белән эчмә, ирең вакычыл була” дисәң, кул гына селтиләр бит инде. Ә без ышана идек, һич югы үзем олыларга бик ышана идем. Өлкән кеше минем өчен бик акыллы, дөньяда күпне күргән, тәҗрибә туплаган зур хөрмәткә лаек зат кебек иде. Шундый тәрбия биргән инде әнкәй. Кечкенә чактан ук эшкә өйрәтеп үстерде. Ничә яшьтән идән юа башладым икән, хәтерләмим дә. Шулай бервакыт, өйләрне җыештырып аралыкта мәш килгәндә күршедәге бер апа керде. Башта үсендереп мактады, соңыннан бер “әкият” сөйләде. Имеш, базда бичура яши икән. Ул өйгә песи ярыгыннан чыгып йөри, ди. Авылда һәр йортта диярлек, почмакта, мәче сыярлык кына баз тишеге була иде бит. Менә шул баз тишеген аеруча игътибар белән юарга кирәк икән, анда бер бөртек тузан калмасын, пәрәвез оя кормасын өчен. Чөнки бичура шул ярыкт