Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Кайбычлылар Чувашиянең Урмай авылындагы Сабантуйда катнашты

Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, безнең район Урмайда узучы Сабантуйда бишенче елын катнашты. Быел да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация — авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар, «Авыл денс» балалар халык бию коллективы, милли көрәштә катнашучылар, тренерлар барды. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелды. Альберт Рәхмәтуллин, аларның барысын да кайнар сәламләп, гомер-гомергә аралашып, дус-тату яшәвебезгә басым ясады. Ул Урмай халкына һәм кунакларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләргә Сабантуй уңаеннан сәламләвен җиткерде. Чувашиядә яшәүче милләттәшләребезне Кайбычта узачак милли бәйрәмгә чакырды. ТРДәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын ирештерде. Комсомол муниципаль округы башлыгы Николай Раськин, Урмай территориаль бүлеге начальнигы Айрат Җамалетдинов,

Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, безнең район Урмайда узучы Сабантуйда бишенче елын катнашты. Быел да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация — авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар, «Авыл денс» балалар халык бию коллективы, милли көрәштә катнашучылар, тренерлар барды. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелды.

Альберт Рәхмәтуллин, аларның барысын да кайнар сәламләп, гомер-гомергә аралашып, дус-тату яшәвебезгә басым ясады.

Ул Урмай халкына һәм кунакларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләргә Сабантуй уңаеннан сәламләвен җиткерде.

Чувашиядә яшәүче милләттәшләребезне Кайбычта узачак милли бәйрәмгә чакырды. ТРДәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын ирештерде.

Комсомол муниципаль округы башлыгы Николай Раськин, Урмай территориаль бүлеге начальнигы Айрат Җамалетдинов, Чувашия Республикасының физкультура һәм спорт министры урынбасары Александр Степанов, Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Валерий Антонов, Петр Краснов һәм башка рәсми затлар Кайбыч районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең кунакчыл йортлары белән танышты.

Сәхнәдә Кайбыч талантлары чыгыш ясады. «Авыл денс» биючеләренең мишәр биюен алкышларга күмделәр. Мәйданда төрле халык уеннары гөрләде. Кайбычның көчле ир-егетләре бил алышты. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.