30 май көнне Балтач бистәсендә Әрәпә – Сабантуйга бүләк җыю чарасы узачак.
Әрәпә җыю – халкыбызның гасырлардан килгән матур бәйрәме. Ул Сабантуйга чакыру, төп хәзерлек булып тора. Йоланың яме - бизәлгән атлар, милли киемнәр кигән егет-кызлар, дәртле көйләре белән сөлге җыю чарасына күркәмлек өстәүче гармунчылар. Чарада катнашучылар, елдагыча, район мәдәният үзәге яныннан 17.00 сәгатьтә юлга кузгалачак.