Тамашачыларың сине сагыныр инде, Әнвәр... Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев тамашачылары белән хушлашкан. Ул эстрададан китәчәкме? Әнвәр концерт эшчәнлеген туктаткан. “Социаль челтәрләрдә ул сезон тәмамлануы турында хәбәр иткән видео бастырды. Үзенең гастроль турының йомгаклау концертыннан соң җырчы үз командасының һәр әгъзасын сәхнә янында кочаклап алып, премияләр өләшкән. Әнвәр Нургалиев көз башыннан бай концерт графигы белән чыгыш ясады”, — дип язды үзенең сайтында “Кызыл таң”. Меңләгән тамашасы сөюен яулаган, эстрадабызда үз моңнары белән урын алган артистка саулык, ныклык телик.
Тамашачыларың сине сагыныр инде, Әнвәр
3 июня 20253 июн 2025
3
~1 мин