Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Елан мәхәббәте

Ахыры. Гөлчирә чәй куеп җибәргәч, җиңелгә ире ярата торган коймак коярга уйлады. Кефирын, майонезын, йомыркасын, кабарткычын, тозын-песогын очырып кына камыр туглады. Ул арада ире йортны сагынган булгандыр - бакчаларны, өйне карап әйләнде. Үзенең хыянәтенә үзе әрнеп, күңеленнән хатыныннан мең кат гафу сорады. Гөлчирә аны элеккечә яратырмы, кабул итәрме, уллары ни дияр? Бәхтияры, Ихтыяры алдында бу хатасын ничек юар? Беренче кат үз өендә, үзе корган нигездә ир үзен чит кеше сыман тойды. Гөлчирә чәй куеп җибәргәч, җиңелгә ире ярата торган коймак коярга уйлады. Кефирын, майонезын, йомыркасын, кабарткычын, тозын-песогын очырып кына камыр туглады. Ул арада ире йортны сагынган булгандыр - бакчаларны, өйне карап әйләнде. Үзенең хыянәтенә үзе әрнеп, күңеленнән хатыныннан мең кат гафу сорады. Гөлчирә аны элеккечә яратырмы, кабул итәрме, уллары ни дияр? Бәхтияры, Ихтыяры алдында бу хатасын ничек юар? Беренче кат үз өендә, үзе корган нигездә ир үзен чит кеше сыман тойды.
-Коймакларың бигрәк тәмл

Ахыры. Гөлчирә чәй куеп җибәргәч, җиңелгә ире ярата торган коймак коярга уйлады. Кефирын, майонезын, йомыркасын, кабарткычын, тозын-песогын очырып кына камыр туглады. Ул арада ире йортны сагынган булгандыр - бакчаларны, өйне карап әйләнде. Үзенең хыянәтенә үзе әрнеп, күңеленнән хатыныннан мең кат гафу сорады. Гөлчирә аны элеккечә яратырмы, кабул итәрме, уллары ни дияр? Бәхтияры, Ихтыяры алдында бу хатасын ничек юар? Беренче кат үз өендә, үзе корган нигездә ир үзен чит кеше сыман тойды.

Гөлчирә чәй куеп җибәргәч, җиңелгә ире ярата торган коймак коярга уйлады. Кефирын, майонезын, йомыркасын, кабарткычын, тозын-песогын очырып кына камыр туглады. Ул арада ире йортны сагынган булгандыр - бакчаларны, өйне карап әйләнде. Үзенең хыянәтенә үзе әрнеп, күңеленнән хатыныннан мең кат гафу сорады. Гөлчирә аны элеккечә яратырмы, кабул итәрме, уллары ни дияр? Бәхтияры, Ихтыяры алдында бу хатасын ничек юар? Беренче кат үз өендә, үзе корган нигездә ир үзен чит кеше сыман тойды.

-Коймакларың бигрәк тәмле. Гөлчирә! Күптән болай тәмләп ашаганым юк иде! Чәең дә хуш исле-исе борын яфракларында эленеп кала!
-Әйдә шулай дигән бул инде, мактап кына күңел эрерме икән, бик рәнҗедем мин сиңа, Газизҗан! Гомер буе күз төбәп, кадерләп торган кешең берни аңлатмый ташлап чыгып китсен әле - рәнҗерсең дә!
Газизҗан, шул чак кинәт кенә сикереп торды да, Гөлчирә алдына килеп тезләнде. Гөлчирәнең кулларын күкрәгенә кысты да:

-Кичер син мине! Улларыбыз хакына кичер! Яши алмыйм икән мин сездән башка... Бик авыр булды миңа, сер генә бирмәдем... Ә үзем гел синең шалтыратуны көтеп яшәдем. Фирүзә белән бергә яши башлагач та, аңладым. Аңа мин кирәкми идем, акча, кием, машина, байлык колы ул! Син хастаханәдә ятканда, үземне кая куярга белмәдем. Болай гына, син дәшмичә генә килергә горурлыгым кушмады. Син шалтыратмадың. Аннары ...Газизҗаннның иңнәре калтырап куйды. Гөлчирәнең куллары ирнең тозлы күз яшьләренә коенды.

Гөлчирә килеп туачак хәлне күптән сизенсә дә, иренең болай ук ачынуын көтмәгән иде.

-Я, тор, тезләнгән ир-атларны хөрмәт итмим мин. Уйлашырга кирәк. Бәхтияр синең өйдән китеп йөргәнең турында берни белми.Без аңа әйтмәдек. Ихтыяр белән үзең сөйләшерсең, иртәгә кайта ул. Синең чыгып китүеңә дә, мин хастаханәдә ятканда килмәвеңә дә бик ачулы улың.

-Гөлчирә, беләм, аңлыйм...Тинтәк мин, күзе-башы акайган җүләр! Мин бит хата артыннан хата ясадым. Ни булгандыр, үзем дә аңламыйм -Фирүзәнең һәр теләген үти бардым.

-Елан мәхәббәте шундый буладыр, күрәсең.Үзең сөйләдең бит! Менә ябыккансың да, авырыйсың да, бәлки үләргә дә күп калмагандыр ә, матурым?!

-Гөлчирәкәем, көлмә әле, зинһар, болай да үземне өзгәләп ташлыйсым килә.

Ир белән хатын шактый озак сөйләштеләр. Эчәсе чәйләр эчелде. Өстәлдәге коймактан җилләр исте. Аннары бакчага чыгып, бергәләп алма җыеп керделәр. Быел алмалар эре, матур, кызарып килә. Арада сирәк кенә булса да кортлылары очрый. Андыйлары кулга эләккәндә, Гөлчирә иргә төрттереп әйтеп куя:

-Менә монда синең адашлар бар икән, үзәгенә үк җитмәсәләр дә, кимергәләгәннәр...

Газизҗан дәшми, хатыны хаклы. Хатынын беренче генә күргәндәй, окланып карый. Матур икән бит аның хатыны, матур! Зур түгәрәк зәңгәр күзләре тирән карашлары белән серле күлне хәтерләтә.Чикләвек төсендәге чәче матур итеп артка җыеп куелган. Гөлчирә чәчен гел кычыткан суы белән югангамы-ялтырап торган шул чәчләргә Газизҗанның да кагыласы, туйганчы сыйпыйсы килеп китте. Хатын алма тулы кәрзинне алырга дип иелгәндә, Газизҗан түзмәде, Гөлчирәне кочаклап алды.

- Бик яратам икән мин сине, Гөлчирәм, бик! Кычыткан чыпчыкларына, еланнарга алыштыргысыз байлыгым минем!
- Китсәнә, кеше көлдереп, әллә ниләр сөйләмәсәнә! - дип тартылса да, Гөлчирәгә иренең кочагында бик рәхәт иде.

Газизҗан өендә куна калды.

Соңгы сүз.
Аңлашкан төннән соң ир белән хатын матур гына яшәп киттеләр. Газизҗан кредитка Фирүзәгә машина алып биргән булган, Гөлчирә белән бергәләп эшләп шуны түләп бетерделәр.Бәхтияр армиядән кайтып 1ел эшләде дә өйләнде. Газизҗан белән Гөлчирә тиздән онык көтәләр.
Ә Фирүзә диярсез? Фирүзә нәрсә, әлегә исән! Слон белән аралары суынды, чөнки хатын башта йогышлы авырудан озак кына дәваланып, Казан хастаханәләренең берсендә ятып чыкты. Слонга сәламәт сөяркә кирәк иде, Фирүзә Казанда ятканда, ул үзенә мәктәпне яңа тәмамлаган кызны тапты. Фирүзә даруларга, дәвалауга акча сорарга теләп, күпме шалтыратса да, телефонын алмады, күрәсең, номерын алыштыргандыр. Казаннан кайтып Бөркеткә ябышмакчы булып йөргән көннәрдә,тренажер залыннан чыкканда, ике әзмәвер бугай бик яхшы гына типкәләделәр үзен. Фирүзәне яхшы белүчеләр әлеге таза егетләрне Бөркетнең хатыны яллаган дип тә сөйләделәр. Соңгы арада дулкын булып иң башларына таралган чәчләре, тату белән каралткан кашлары коела башлагач,тагын поликлиника юлын таптарга туры килде. Сул як күкрәгендә дүртенче стадия рак таптылар, дәваланган очракта әле 5-6 ел яшәү мөмкинлеге барлыгын да искәртергә онытмадылар. Төннәрен кечкенә этен куенына кысып елап чыккан Фирүзә гомеренең һәр минутын, секундын санап уздыра хәзер.

Тәмам.

Гульнур Айзетуллова