Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова социаль хезмәт алучыларга республикабызның тарихы, икътисады, казанышлары турында сөйләде. Интернатта яшәүчеләр үзләре дә читтә калмадылар: алар бу хикәяне интернат китапханәсендәге төрле әдәбияттан алынган кызыклы фактлар белән тулыландырдылар, күпләр үзләренең биографиясендәге мөһим вакыйгаларны искә төшерделәр. "Мондый кызыклы әңгәмәләр барышында безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең когнитив һәм коммуникатив күнекмәләрен, хәтерләрен үстерәләр, күп яңалыклар беләләр, - ди Наталья Котова. - Ә викторинага хас ярыш мизгеле аларга мобилизацияләнергә, үзләрен команданың бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә". Традиция буенча викторинада дуслык җиңде. Биредә яшәүчеләр шундый ук кызыклы һәм танып белү чараларын көтеп, тәэсирләр тулы килеш таралыштылар.