Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

🥔 Бәрәңгенең килограммы 80 сумга җиткән

🥔 Бәрәңгенең килограммы 80 сумга җиткән. Яңа бәрәңге түгел, анысы бөтенләй 130 сум. Ел да була торган хәл инде бу: узган елгы бәрәңге бетә, ә яңасы өлгермәгән. Әмма быел бәяләр гадәттәгедән күпкә кыйммәтләнгән кебек. Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров бәрәңгегә бәя артуны аны әз утырту белән бәйләп аңлата. – Элек колхоз вакытында Ашытбашта – 120 гектар, Кыснада – 80, Ташкичүдә – 80, Мәмсәдә 100 гектар утырталар иде. Хәзер берсендә дә чәчмиләр, – ди ул.

🥔 Бәрәңгенең килограммы 80 сумга җиткән. Яңа бәрәңге түгел, анысы бөтенләй 130 сум. Ел да була торган хәл инде бу: узган елгы бәрәңге бетә, ә яңасы өлгермәгән. Әмма быел бәяләр гадәттәгедән күпкә кыйммәтләнгән кебек.

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров бәрәңгегә бәя артуны аны әз утырту белән бәйләп аңлата.

– Элек колхоз вакытында Ашытбашта – 120 гектар, Кыснада – 80, Ташкичүдә – 80, Мәмсәдә 100 гектар утырталар иде. Хәзер берсендә дә чәчмиләр, – ди ул.