Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

✅ 15-19нчы майда Мәскәү шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча “MOSCOW CUP” халыкара турниры узды

✅ 15-19нчы майда Мәскәү шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча “MOSCOW CUP” халыкара турниры узды. Әлеге турнир - каратэ дөньясында абруйлы ярышларның берсе. ✅ Анда Греция, Иран, Төркмәнстан, Израиль, Белоруссия, Кыргызстан кебек 11 илдән 1500 көчле спортчылар катнашты. Шулар арасында балтачлылар да бар. Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Балтач районы данын “Яшьлек” комплексы тәрбияләнүчеләре Алина Сафина һәм Марат Борһановлар чыгыш ясады. ✅ Кызу ярышлар нәтиҗәсендә, Алина Сафина ката-төркем дисциплинасында өченче урынны яулады. Райондашыбыз чираттагы уңышы белән иң көчле спортчы икәнен янә исбатлады. Алинаның республика, Русия дәрәҗәсендәге туринлардагы барлык җиңүләрен санап бетергесез. ✅ Балтач районында соңгы елларда каратэ спорты бик көчле үсеш алды. Яңадан-яңа спорт йолдызлары кабынып тора, алар үзләренең җиңүләре белән сөендерә. Бу – тренер Евгений Артосовичның фидакарь хезмәте, яшь спортчыларның тырышлыгы һәм, әлбәттә, районның спортка булган зур игътибар

✅ 15-19нчы майда Мәскәү шәһәрендә каратэ (киокусинкай) буенча “MOSCOW CUP” халыкара турниры узды. Әлеге турнир - каратэ дөньясында абруйлы ярышларның берсе.

✅ Анда Греция, Иран, Төркмәнстан, Израиль, Белоруссия, Кыргызстан кебек 11 илдән 1500 көчле спортчылар катнашты. Шулар арасында балтачлылар да бар. Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Балтач районы данын “Яшьлек” комплексы тәрбияләнүчеләре Алина Сафина һәм Марат Борһановлар чыгыш ясады.

✅ Кызу ярышлар нәтиҗәсендә, Алина Сафина ката-төркем дисциплинасында өченче урынны яулады. Райондашыбыз чираттагы уңышы белән иң көчле спортчы икәнен янә исбатлады. Алинаның республика, Русия дәрәҗәсендәге туринлардагы барлык җиңүләрен санап бетергесез.

✅ Балтач районында соңгы елларда каратэ спорты бик көчле үсеш алды. Яңадан-яңа спорт йолдызлары кабынып тора, алар үзләренең җиңүләре белән сөендерә. Бу – тренер Евгений Артосовичның фидакарь хезмәте, яшь спортчыларның тырышлыгы һәм, әлбәттә, районның спортка булган зур игътибары нәтиҗәсе.

-2
-3