Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Октябрьский бистәсенең мәктәп яны участогында язгы эшләр гөрләп бара

Мәктәп яны участогында җирдә эшләү максатчанлык тәрбияли, үстерә, шөгыльләнүче һәр кешегә кирәкле белем һәм күнекмәләрне формалаштыра ярдәм итә. Мәктәп участогында аерым яшелчә, җиләк-җимеш, декоратив чәчәк культуралары урыннары бар. Яшелчәләрдән һәр елны кишер, чөгендер, ташкабак, помидор, суган үстерәләр. Мәктәп яны территориясендә мәктәп коллективының горурлыгы булып күп төрле чәчәкләр үсә. Мәктәп яны бакчасында эшкә барлык белем алучы балалар җәлеп ителә. Март аеннан биология укытучысы Р.Гәбделхакова җитәкчелегендә укучылар яшелчә һәм чәчәк үсентеләре үстерәләр, аларны тәрбиялиләр. Ә инде май уртасыннан үсентеләрне күчереп утырту һәм орлыклар чәчү башлана. Өмәләр балаларны гади хезмәт күнекмәләренә, тәртипкә өйрәтә. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз өлешен, күңел җылысын кертә. Мәктәп коллективының бурычы - хезмәтне тоярга, аңларга, бәяләргә һәм матурлык иҗат итү.

Мәктәп яны участогында җирдә эшләү максатчанлык тәрбияли, үстерә, шөгыльләнүче һәр кешегә кирәкле белем һәм күнекмәләрне формалаштыра ярдәм итә. Мәктәп участогында аерым яшелчә, җиләк-җимеш, декоратив чәчәк культуралары урыннары бар. Яшелчәләрдән һәр елны кишер, чөгендер, ташкабак, помидор, суган үстерәләр.

Мәктәп яны территориясендә мәктәп коллективының горурлыгы булып күп төрле чәчәкләр үсә. Мәктәп яны бакчасында эшкә барлык белем алучы балалар җәлеп ителә.

Март аеннан биология укытучысы Р.Гәбделхакова җитәкчелегендә укучылар яшелчә һәм чәчәк үсентеләре үстерәләр, аларны тәрбиялиләр. Ә инде май уртасыннан үсентеләрне күчереп утырту һәм орлыклар чәчү башлана. Өмәләр балаларны гади хезмәт күнекмәләренә, тәртипкә өйрәтә. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз өлешен, күңел җылысын кертә.

Мәктәп коллективының бурычы - хезмәтне тоярга, аңларга, бәяләргә һәм матурлык иҗат итү.