Сирень өзгән өчен штраф янаганын беләсезме? Куакларга зыян китергән өчен 3,5 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр, чәчәкләр яки ботаклар яшерен рәвештә үзләштерү нияте белән өзелсә, ә зыян суммасы 2,5 мең сумнан артып китсә, инцидент РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә урлау буларак квалификацияләнә ала. Бу очракта санкцияләр булырга мөмкин – штрафтан алып ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, дип яза ВТ. Уйлап эшләгез, җәмәгать. Бәла аяк астында...
Сирень өзгән өчен штраф янаганын беләсезме
20 мая 202520 мая 2025
~1 мин