Бүген, 19 май - Татарстанда матбугат көне 🗞️🗞️🗞️ Соңгы елларда татар матбугат чаралары өлкәсендә өметле хәрәкәт күзәтелә - редакцияләргә яшьләр килә. «Интертат» иң билгеле яшь татар журналистларын барлый. 🌸Алина 1995 елның 1 октябрендә Мамадыш районының Албай авылында туган. 2023 елның июнь аенда «Татмедиа» АҖ филиалы «Туганайлар» газетасында сайт редакторы булып эшли башлый. 💬«Журналистика минем өчен — кызыклы кешеләр белән танышу, яңа белем һәм тәҗрибә туплау, иҗади сәләтне үстерү мөмкинлеге. Студент елларыннан ук мине журналистның яшәү рәвеше җәлеп итә иде: мәгълүмат агымында булу, вакыйгалар үзәгендә кайнау, кешеләр белән аралашу, сәяхәтләр, төрле чараларда катнашу. Журналистика — ул даими хәрәкәт. Һәр көн яңа очрашулар, танышулар алып килә. Ул кешене үзенең уңайлы мохитеннән чыгарырга мәҗбүр итә, төрле кешеләр белән эшләргә өйрәтә. Һәр яңа материал — ул яңа темага чуму: фән, сәнгать, икътисад, мәдәният, спорт…» @tuganaylar_2002
Бүген, 19 май - Татарстанда матбугат көне 🗞️🗞️🗞️ Соңгы елларда татар матбугат чаралары өлкәсендә өметле хәрәкәт күзәтелә - редакцияләргә
19 мая 202519 мая 2025
~1 мин