Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🎤Татарстан башкаручылары – рэпер Шәкүр һәм талантлы җырчыбыз Татьяна Ефремова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яна тимер» исемле уртак җыр

🎤Татарстан башкаручылары – рэпер Шәкүр һәм талантлы җырчыбыз Татьяна Ефремова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яна тимер» исемле уртак җыр чыгарды. Композиция каһарманлык, хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы турында музыкаль уйлану булып тора. Җырда Ватан өчен җанын фида кылган батырларны зурлап искә алалар. Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы көрәшкән солдатларның да, бүгенге көндә илебезне саклаучы егетләрнең дә батырлыгына дан җырлана. Җыр аша Ватанга булган мәхәббәт, туган җирне саклау изгелеге кебек мәңгелек кыйммәтләрнең әһәмияте ассызыклана. Әлеге җыр тирән мәгънәгә ия, ул патриотлык рухы белән сугарылган, тыңлаучының күңелендә горурлык хисе уята. «Жизнь продолжается, река времен течет. Татарстан всегда помнит о Великой Победе Все не зря, если знать цену Победы Все не зря, если помнить...»🕊️ 📀Җырны барлык мәйданчыкларда да тыңлап була. Проект Казан дәүләт мәдәният институтының Прототиплаштыру үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырылган. @tuganaylar_2002

🎤Татарстан башкаручылары – рэпер Шәкүр һәм талантлы җырчыбыз Татьяна Ефремова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яна тимер» исемле уртак җыр чыгарды.

Композиция каһарманлык, хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы турында музыкаль уйлану булып тора. Җырда Ватан өчен җанын фида кылган батырларны зурлап искә алалар. Бөек Ватан сугышында фашизмга каршы көрәшкән солдатларның да, бүгенге көндә илебезне саклаучы егетләрнең дә батырлыгына дан җырлана. Җыр аша Ватанга булган мәхәббәт, туган җирне саклау изгелеге кебек мәңгелек кыйммәтләрнең әһәмияте ассызыклана. Әлеге җыр тирән мәгънәгә ия, ул патриотлык рухы белән сугарылган, тыңлаучының күңелендә горурлык хисе уята.

«Жизнь продолжается, река времен течет.

Татарстан всегда помнит о Великой Победе

Все не зря, если знать цену Победы

Все не зря, если помнить...»🕊️

📀Җырны барлык мәйданчыкларда да тыңлап була.

Проект Казан дәүләт мәдәният институтының Прототиплаштыру үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

@tuganaylar_2002

-2