Шаян такмаклар🪗 Җыр күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч😄 Ак алъяпкыч кесәсендә Сары май эри, диләр, Әллә, дустым, йөрик микән Барыбер йөри диләр. Тальянский гармуннарны Уйный да торгансыж син, Мин ташладым, яр тапмас, дип, Уйлый да торгансың син. Җәй көнендә охотниклар Ак куяннар атмыйлар. Яшьлек белән мәхәббәтне Кибетләрдә сатмыйлар. Алма сатучылар килгән, Алдым ящигы белән. Яр булмаслыгын да белдем, Сөйдем яшьлегем белән. @tuganaylar_2002