Иске Балтачтан Илмира Хиҗәпова ни өчен “Балтач таңнары”на языла? “Буратино” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Илмира Илүс кызы гәзиткә еллык подписка рәсмиләштереп бүләк отты. Ике дистә елга якын балалар бакчасында тәрбияче булып эшли ул. Матбугат басмалары белән дус. Бигрәк тә “Балтач таңнары” гәзитен гаиләсе белән алдырып, укып бара. —Без шул гәзит битләреннән бөтен яңалыкны вакытында укып белеп барабыз. Үзебез дә якыннарыбызга, туганнарыбызга адресланган котлаулар бастырабыз. “Хәтер” рубрикасын да кулланабыз. Гәзитне без аралашу чарасы кебек кабул итәбез. Файдалы киңәшләрен кисеп алып “копилка”га туплап барабыз. Кирәк чакта алып кулланабыз. Эш буенча мәкаләләр бастырабыз. Гәзит ул – җәмәгатьчелек фикере трибунасы. Ул яңалыклар чыганагы гына түгел, эш яшендәге кешеләр өчен үзләренең хезмәт нәтиҗәләре, тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә, — дип төпле фикерләрен җиткерде Илмира Илүс кызы. Ә сезнең тормышта гәзит нинди роль уйный?
Иске Балтачтан Илмира Хиҗәпова ни өчен “Балтач таңнары”на языла
16 мая 202516 мая 2025
1
~1 мин