Найти в Дзене
Саба таңнары

💥2025 елның 15 маенда Иштуган урта мәктәбенең яшь йолдызчыклары –Алия Ахмадуллина, Иделия Габдулова һәм Алисә Макарова – XXII республика

💥2025 елның 15 маенда Иштуган урта мәктәбенең яшь йолдызчыклары –Алия Ахмадуллина, Иделия Габдулова һәм Алисә Макарова – XXII республика күләмендә үткәрелүче Казан шәһәрендәге Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнаштылар. "Туган якны өйрәнү һәм этнология", "Әдәби иҗат" секцияләрендә укучылар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы кысаларында уздырыла торган әлеге мөһим чарада районыбыз данын якладылар. Әлеге укулар елдан-ел Татарстанның барлык почмакларыннан талантлы яшьләрне җыя.