Югары Карыш авылы халкы «Чәй суы бәйрәме»нә җыелды Хәзер авылларда да бик сирәк ханымнар иңнәренә көянтә-чиләкләр асып чишмә, күл суына йөри. Югары Карыш авылында халкыбызның борынгыдан калган традицияләре сакланып килә. Балтачта Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нәфыйкова, Югары Карыш мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы һәм «Гаилә» үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, Югары Карыш авылы халкы өчен «Чәй суы бәйрәме» дигән искиткеч бәйрәм уздырды. Чарага хатын-кызлар һәм балалар җыелды, алар кызыклы вакыйгаларны түземсезлек белән көттеләр. Бәйрәм башында элекке укытучы Асия Хаҗимуллина барысын да күлнең тарихы белән таныштырды. Ул яшь чакларында көянтә-чиләкәләр белән су алырга барганнарын сөйләде. Балалар аның хикәятләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үткән заман атмосферасына керделәр.
Югары Карыш авылы халкы «Чәй суы бәйрәме»нә җыелды
23 мая 202523 мая 2025
~1 мин