🏆 Югары Чура мәктәбендә туризм буенча ярышлар: яшь спортчылар көчләрен сынады! 🧗Елена Азина призларына багышланган спорт туризмы буенча ачык ярышлар үткәрелде. Бу чара быел алтынчы тапкыр уздырылды, анда районның җиде мәктәбеннән килгән укучылар көчләрен сынап карады💪 Үзенчәлекләре: ✔ Беренче тапкыр узганнан бирле мәктәп инфраструктурасы бик үскән – хәзер ярышлар яңа, заманча корылмада үтә. ✔ Арча педагогия көллиятеннән һәм Нократ Аланыннан катнашучылар да булган. ✔ Киләсе елларда чит районнарны да чакырырга планлаштыралар. Андрей Афанасьев, тренер: "Туризм – бик кызыклы юнәлеш! Белән мавыгучылар елдан-ел арта. Хәзерге шартларда чараны киңрәк үткәрергә мөмкин!" 🥇🎁Елена Сергеевна һәр елны ярышка бүләкләр, медальләр алып кайта. Бу юлы эше белән бәйле рәвештә чарада катнаша алмаган. Мәктәпкә аның әнисе Галина һәм әтисе Сергей Азиннар килгәннәр. Укучылар фикере 👈
🏆 Югары Чура мәктәбендә туризм буенча ярышлар: яшь спортчылар көчләрен сынады
15 мая 202515 мая 2025
~1 мин