💞ГАИЛӘ КӨНЕ БЕЛӘН💞 “Тормыш кору бик - бик җаваплы эш. Аны кайнар баш белән хәл итәргә ярамый. Гаиләгез җир тетрәгәндә дә җимерелмәслек нык, давыл купканда да чыдарлык тирән тамырлы булсын дисәгез, уйлап эш итегез. Бергә-бергә яши башлаганчы, сагыну сагышларын, аерылу газапларын татып карагыз. Кавышыр сәгатьне көтеп йөрәкләрегез зарыксын. Сагынулар сезне сабырлыкка өйрәтсен, аерылулар мәхәббәтегезне көчәйтсен, бәхетле минутны көтүләр хисләрегезне тирәнәйтсен”. Фәнис Яруллин