Гөлчирә Галимова. Алтынчы өлеш. Көннәр үтеп җәй ахырына якынлашты. Линарга балалар белән шәһәргә китәргә вакыт җитте. Хәйдәр быел беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып керә.— Әни бәлки Ландыш синдә генә калыр, берсен мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына озатырга ничек өлгерим?
Көннәр үтеп җәй ахырына якынлашты. Линарга балалар белән шәһәргә китәргә вакыт җитте. Хәйдәр быел беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып керә.
— Әни бәлки Ландыш синдә генә калыр, берсен мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына озатырга ничек өлгерим?
--Улым сиңа авыр булачак, ләкин хәзер балаларны аеру дөрес дип санамыйм. Бераз түз инде, мондагы эшләрне җайлап, тавык чебешләрне карарга сөйләшермендә, килеп тә җитәрмен.
--Бик әйбәт булыр иде әни.
--Исән чагында күпме үгетләде иде Лилия шәһәргә килеп яшәргә, менә бит тыңларга туры килде.
Линар балалар белән шәһәргә китте. Ниһаять беренче сентябрь, Линар балаларны киендереп мәктәпкә юл алды. Үзенең дә бүген соңгы ял көне, шуңа да Ландышны балалар бакчасына илтмәде. Мәктәп янына әти- әниләре, әбиләре белән бик күп балалар җыелган. Аларның барысында да чәчәк бәйләме. Бүген Хәйдәрнең дә иң бәхетле көне. Ул күптән мәктәптә укырга теләде. Әнисе дә аңа китаплар, дәфтәрләр алып, бергә мәктәпкә әзерләнә башлаганнар иде. Әнисе үлгәч бу әзерлек туктаган иде, бары Гөлия апасы төрле уеннар белән кушып, алырга, кушырга, хәрефләр танырга өйрәтүне дәвам итте. Бүген Хәйдәр теләгенә ирешеп, беренче сыйныф укучысы булды. Линарга исә башка мәшәкатьләр белән дәрес әзерли башларга булышу да өстәлде. Линар кыен булса да түзде, ул авырлыклар алдында бирешмичә яшәргә өйрәнде. Нәрсә генә булмасын ике бала карау ир кеше өчен җиңелләрдән булмады. Әгәр Майҗамал апа авылдан килеп җитмәсә, кем белә нәрсә булып бетәсен. Көн артыннан төн үтте, балалар акрынлап җайлана башлады. Әниләренең юклыгын искә алсалар да, сагышларын күрсәтмәскә өйрәнделәр. Балалар үзләренчә аңлап эш иттеләр, әниләре турында искә алган саен, әтиләре дә, әбиләре дә моңая башлый. Шуңа да алар үз эчләреннән генә уйланырга өйрәнде. Хәйдәр әнисенең фотосүрәтен китап арасында йөртте, ә Ландышка килгәндә ул әнисенең фотосурәтен мендәр астында саклады. Майҗамал апа ничә тапкыр Ландышның әнисенең сүрәтен кочаклап йоклаганын күрде. Ләкин нишлисен, әнисенең сүрәтен дә баладан тартып алып булмый бит инде . Балалар Лилияне генә түгел, Гөлияне дә гел искә алып тордылар. Аның белән бергә уйнаган уеннарны, укыган әкиятләрне, аның әйткән сүзләре балаларның телләреннән төшмәде. Алар авылга кайтып тизрәк Гөлия апалары белән күрешү турында хыялланды .Беркөнне Майҗамал апа кибеттә басып торганда Гөлияне күреп алды
--Гөлия кызым синме соң?
--Майҗамал апа исәнмесез, нәрсә хәлләрегез?Сез шәһәрдә дип ишеткән идем, йә ничек, ияләшеп буламы?
--Әй кызым авыл түгел инде, нишлим соң? Линарга булышырга кирәк.
--Ә балалар ничек? Хәйдәр укып йөриме? Сагындым үзләрен.
--Соң сагынсаң кунакка килеп кит. Балалар да бик сагынды, гел искә алып торалар. Әгәр килсәгез алар да бик шатланыр иде.
--Әгәр рөхсәт итсәгез мин чыннан да килеп китәр идем.
— Менә сөйләштек тә, мин сине ял көнне сәгать уннарда көтәм.
--Рәхмәт Майҗамал апа, мин килермен.
Майҗамал апа чыннан да шатланды. Бу балалар өчен бик зур бүләк була, ләкин бу яңалыкны ул әлегә әйтмәскә уйлый. Ниһаять ял көн килеп җитте, Майҗамал апа иртүк торып камыр ризыгы пешерде, токмач җәеп аш куйды. Линар нәрсәдер сизгән кебек
--Әни син кунак көтәсең мәллә? Бүген үзеңне бик сәер тотасың.
--Көтәм, ник көтмәскә, ярамыймы?
--Ник алай дип әйтәсең, ? Йорт синеке дә, кемне телисең шуны чакыра аласың.
--Минем кунагым барыгыз өчендә хуш килер дип уйлыйм.
Майҗамал апа сүзен дә әйтеп бетерде ишекнең коңгырау төймәсенә бастылар.
--Менә килеп тә җитте.
Майҗамал апаның сөенүе йөзенә бәреп чыккан, ул ашыгып ишек ачырга китте.
--Исәнмесез Майҗамал апа, менә килеп җиттем, нәрсә хәлләрегез?
--Әйбәт кызым, рәхмәт сүземне тыңлап килүен өчен.
--Ә балалар өйдәме?
--Өйдә, өйдә хәзер чакырам, ә син киемеңне салып элеп куя тор.
Гөлия пальтосын салып элеп кенә куйды, аш бүлмәсеннән Линар килеп чыкты.
--Сез?
Үз сүзеннән үзе яхшысынмыйча
--Исәнмесез Гөлия, гафу итегез мин сез килдегезме димәкче идем.
Линар кабат бутала башлады, Гөлиянең битенә кызыллык йөгерде, ул бары
--Әйе килдем, Майҗамал апа чакыргач каршы килә алмадым.
--Яхшы булган, ул сезне хөрмәт итә , аннары .....
Ул сүзен дә әйтеп бетерә алмады, бүлмәдән балалар чыгып Гөлиягә таба ташланды. Аеруча Ландыш Гөлия янына килеп тә җитте
--Әни, әнием кайтты — дип, аны кочаклап үбә башлады.
Гөлия нәрсә эшләргә белмичә бер Линарга, бер Майҗамал апага карады. Килеп чыккан уңайсызлыкны Майҗамал апа җайларга тырышып
--Гөлия кызым балага үпкәләмә, әнисе булмагач , ул сине әнисе кебек ярата. Син үзең дә йомшак күңелле кеше бит, менә балалар сиңа тартыла да.
--Мин аңлыйм, бары Линар алдында үземне гаепле хис итәм.
Линар Гөлиягә карап
--Борчылмагыз, балалар сүзенә сезнең гаеп юк. Ә менә мин гафу үтенәм, мине сез килгән өчен, сезне күрәсе килмәгәнгә китә дип уйламагыз, минем чыннан барасы җирем бар. Үпкәләмәгез миңа зинһар өчен .
--Юк мин үпкәләмим.
Линар ашыгып чыгып китте. Аның беркайда да барасы юк иде. Бары Ландыш Гөлиягә әни дип әйткәч, аның күңел кыллары үткәннәргә китеп барды. Линарның берсенең дә күңелен төшерәсе килмәде. Майҗамал апа, Гөлия, балалар бергә утырып, күгәрченнәр кебек гөрләшә, гөрләшә чәй табыны артында утырды. Аннары Майҗамал апа аш бүлмәсендә калды, Гөлия булышам дисә дә
--Сине балалар бик сагынды, бар алар белән, туйганчы сине күреп калсыннар— дип балалар белән бүлмәгә озатты.
Хәйдәр Гөлия апасына китапларны, дәфтәрләрне күрсәтте, мәктәптә нәрсәләр эшләгәнен сөйләде. Ә Ландыш исә әтисе алып кайткан курчагын күрсәтте. Гөлия аларда кич кунарга калуын теләвен әйтте.
-Син минем белән йокларсың, менә мин бу мендәрдә, ә монда сиңа мендәр куярбыз — дип үз мендәрен кырыйгарак алды. Мендәр астыннан Лилиянең фотосүрәте чыкты. Гөлия аны кулына алып
-Ә нигә монда бу фотосүрәт?
-Мин аны кочаклап ятам,
-Акыллым әгәр пыяласы ватылса? Син кулыңны кисәргә мөмкин, шуны уйламадыңмы?
-Юк.
- Ә әйдә без аны икегезгә дә күренә торган җиргә эләбез. Әнә каршы якка, ничек уйлыйсыз?
-Белмим.
-Ландыш акыллым синең әниең һәрвакыт сезнең йөрәк түрендә булачак, моны беркемдә үзгәртә алмый. Ә әниең сезне күк йөзеннән гел күзәтеп торачак, ышанасызмы? Ул сезне беркайчан да онытмас, һәрвакыт сезне саклап, яклап торачак.
-Ә ул безне яратачакмы?
-Әлбәттә үскәнем, сезне яратмыйча булмый, сез дә аны яратыгыз. Ул хәзер фәрештәләр белән бергә күк йөзеннән сезне күзәтә. Минем балаларым бигрәк тәртипле дип сөенеп карап тора.
Урамнан кергән Линар бу сүзләрне ишетеп исе китте. Ничек итеп кирәкле сүзләрне табып Гөлия җиңел генә балаларга аңлата белә. Ярый комачауламыйм дип үз бүлмәсенә китте. Линар кергәнне белмичә Гөлия Майҗамал апа янына килеп
--Миңа кадак белән чүкеч кирәк иде.
-Нәрсәгә ул?
-Балаларга фотосүрәт элергә булышам.
- Әнә ишек янындагы тумбочкадан кара әле.
Гөлия чүкеч белән кадак алып бүлмәгә керде.
-Йә әйтегез кая куябыз фотосүрәтне?
-Әнә анда дип балалар карават каршындагы стенага күрсәтте.
Гөлия урындыкка басып стенага кадак суга башлады. Шакылдаган тавыш ишеткәч Линар бүлмәгә ашыкты. Урындыкта басып торган Гөлияне күреп
-Сез нишлисез?
Гөлия каушавыннан башта чүкеч белән бармагына сукты, бармагы авыртканнан үзе селкенеп , урындык та селкенә башлады. Линар яшен тизлегендә килеп җитеп, егыла башлаган Гөлия аның кочагына ауды. Аларның күзләре очрашты, куе кара керфекләре арасынан күренгән күзләре нәкъ менә Лилиянеке сыман тоелды аңа. Юк бу булуы мөмкин түгел, ничек итеп ул Гөлия күзләре Лилиянекенә ошаган икәнен күрмәгән. Ул Гөлияне кулыннан очкындырырга куркып басып торды. Тавышны ишетеп Майҗамал апа кермәсә, белмим күпме бер берсенә карап басып торырлар иде алар..
-Нәрсә булды? Гөлия кызым әллә егылдыңмы?
Гөлия каушавын дәвам итте, Линар тизрәк җавап бирергә ашыкты.
--Әнә Гөлия үзенә эш тапкан, Гөлия сезгә миңа әйтергә булган.
-Сез өйдә юк идегез.
Линар Гөлиянең каный башлаган бармагын күреп
-Мин хәзер сезгә бинт алып киләм, ә фотосүрәтне үзем куярмын.
Тиз генә бүлмәдән бинт алып килеп , Гөлия -,,үзем бәйлим"- дигәнне дә тыңламыйча, аның бармагын бәйләде. Вакыты, вакыты белән аларның күзләре кабат очрашты. Бу минутта бары Майҗамал апа гына аларны күреп шатланды. Ул яшьләрнең бер берсеннән оялып, бер берсен күзәтүләрен күреп,, боз кузгалды , Аллага шөкер минем балаларым бәхетле була"- дип аларга карап елмайды. Балалар ничек кенә теләмәсен Гөлия кич кунарга калмады. Яңадан кунакка килермен дип саубуллашып китеп барды.. Майҗамал апа җаен туры китереп
-Улым үпкәләмә мин яшь кеше түгел, соңгы арада еш авырыйм. Бәлки вакыты да ул түгелдер, аңлыйм, синең өйләнәсең дә килмидер, тик балаларга әни кирәк. Әнә Ландыш ялгыш булса да Гөлиягә әни диде. Кечерәк чакта яшь әнигә ияләшергә җиңелерәк. Уйла улым, әгәр Гөлия риза булса озакка сузма. Алтын җирдә ятмый дип юкка әйтмиләр.
-Әни.......
--Юк улым, бу юлы мин дөрес әйттем. Балаларга әни кирәк, мин үлеп китсәм нишлисең? Мин бүген үк өйлән димим, сезгә бер берегезгә ияләшергә, бер берегезне аңларга, уйларыгызны уртага салып сөйләшергә кирәк.
-Ярар әни уйлармын.
Линар үз бүлмәсенә кереп ятты. Әйе ул төне буе уйлады. Гөлия аның балаларына әни булырга бик туры килә . Берничә көн үтте, көзге каникуллар башланды. Линар балалар белән зоопаркка китте. Кышка хәтле җәнлекләрне күреп калырга булдылар. Арып, талып өйгә кайтырга җыенып машинага таба юл алдылар. Шунда
--Линар сез нинди эшләр бетереп йөрисез бу якта? - дигән тавыш аларны туктарга мәҗбүр итте.
Юл кырыенда аларны күрүгә шатланып Ильсияр басып тора иде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.