Гөлчирә Галимова.Өченче өлеш. Авыр, бик авыр яраткан кешеңне югалту. Йөрәгеңнең бер өлешен югалткан кебек буласың. Күңелеңнең түрендә нәрсәдер җитми шикелле, үзеңне кая барып бәрелергә белмәгән кош сыман тоясың.
Авыр, бик авыр яраткан кешеңне югалту. Йөрәгеңнең бер өлешен югалткан кебек буласың. Күңелеңнең түрендә нәрсәдер җитми шикелле, үзеңне кая барып бәрелергә белмәгән кош сыман тоясың. Син яшисең, ә вакыт барышын сизмисен .Линар үзен югалып калган кош баласыдай хис итте. Бәхетенә янында әнисе, балалары бар. Майҗамал апага тагын да авыр булды, улының кайгысын, Лилияне югалтуы белән килешә алмыйча, хәсрәт утында януын күрү үзе бер газап . Оныкларының да йөзләрендә шатлык хисләре югалганнан югала баруын сизү икеләтә йөрәген яралый. Әтиләрен мондый хәләттә күрүе дә аларга начар тәэсир итте. Балалар әниләрен югалтуны үзләренчә кичерәләр. Әле кечкенә генә булсаларда йөрәкләре яралы икәнен әллә каян күреп була. Балалыклары белән онытылып уйнасаларда, ахыры нәрсә буласы билгеле иде. Ашарга утырсаларда
,,, Ә әни коймакны тәмлерәк, кызартып пешерә иде"" ,, Әни боткага песокны күбрәк сала иде" ,,, Ә әнинең котлетлары тәмлерәк иде"" дигән сүзләре бик еш ишетелде. Юк, Майҗамал апа үпкәләмәде, әниләрен гел искә алуына, әниләрен сагынуларына ничек каршы килә алсын. ди ул. Ул үзе дә Лилияне бик сагынды. Җәйгә Майҗамал апа балаларны авылга алып кайтты. Балалар белән бергә кишер, суган утыртты, алар белән бергә яшелчәләргә, чәчәкләргә су сипте, каз бәбкәләре саклады. Каршы яктагы зур тирән күл генә гел йөрәгендәге яраны кабат яңартты. Ул Лилиянең каты авырып, яман шешенең тиз таралуын, күлгә төшеп салкын тидерүе белән бәйләде. Кем белә, бәлки шунда салкын тидермәгән булса, бәлки озагырак яшәгән булыр иде дип уйлады ул. Күрәселәре килмәде ул күлне, ләкин суын түгеп тә, чокырын күмеп куеп та булмасын ул аңлый .
Бер көнне помидорлар бәйләгән вакытта Хәйдәр әбисе янына килеп
--Әби анда Ландыш егылды, елый әйдә тизрәк.
Майҗамал апа ашыгып Хәйдәр артыннан атлады. Ландыш күл буенда елап утыра, янында ниндидер кыз - хатын яралы аягын авызы белән өреп канын сөртә үзе
--Үскәнем минем елама, хәзер авыртуы басыла, түз инде, әшәкеләрен алып бетерергә кирәк бит.
Ландыш елаудан туктамый, ул һаман,, -авырта"- дип кычкыра.
--Түз инде үскәнем, менә бетте дә, әйдә мин сине өеңә озатам.
Ул басырга да өлгермәде Майҗамал апа килеп җитте. Яшь кызны танырга тырышып йөзенә карады, ләкин таный алмады. Тик кызның да күзләрендә яшь бөртекләре күреп
--Сеңлем синдә егылдың мәллә, үзең дә елыйсың?
--Юк апа егылмадым, баланы гына җәлләдем.
Майҗамал апа Ландышны күтәреп алды да
--Кызым елама, әйдә өйгә кайтабыз, мин сиңа җимешле чәеңне эчерәм.
Аннары теге кызга карап
--Мин сезне танымадым, алайда рәхмәт сезгә балага булышкан өчен.
--Мин кибеттән кайта идем, бала егылганны күргәч булышмыйча кала алмадым. Мин Сәхия апаларга кайттым.
--Син кеме буласың соң?
--Гафу итегез, аның хакында башка вакыт сөйләшеп була, ара ерак түгел бит, ә балага ярдәм кирәк, яраларын карарга, бәйләргә. Зинһар өчен әйткәнгә үпкәләмәгез.
--Юк сеңлем сез хаклы, рәхмәт сиңа.
Майҗамал апа кызның дөрес әйтүен белә, тик кызның да кем икәнен белү теләге бик зур иде. Чит бала өчен җан атып елый, елый кем борчылсын ди, бу бик сирәк була. Шуңа да кызның кем булуын бик беләсе килде аның. Өйгә кереп Ландышның яраларын бәйләгәч Майҗамал апа
--Әлегә ерак китмәгез, кызым аягың да авырта бит, бераз тыныч уеннар уйнагыз.
--Әби ә минем ашыйсым килә,
Хәйдәр әбисенең итәген тартып
--Син безгә юка пешер әле, сөт белән бик тәмле була.
--Хәзер улым, хәзер пешерәм, ә сез ерак китмәгез, мин кычкыргач керерсез.
Майҗамал апа камыр әзерли башлады, кулы эштә булсада, уенда теге кызый иде. Кем ул? Нигә мин аны белмим? Нигә мин аны бердә күрмәдем? Кешенең күп белү теләге картайгач арта бара ахыры, Майҗамал апа да кызны уеннан чыгара алмады. Юкасын пешереп, сөт җылыткач балаларны дәшергә урамга чыкты .Майҗамал апа бик аптырашта калды, балалар янында теге кыз утыра иде. Ул нидер сөйли, ә Ландыш белән Хәйдәр авызына кереп китәрдәй булып аны тоңлап утыралар. Майҗамал апа алар янына килеп
--Кем юка сорады әле? Әйдәгез керегез өйгә.
Ул таныш булмаган кызга борылып
--Бәлки сездә керерсез? Минем оныгыма булышуыгыз өчен чәй эчәргә чакырам. Үтенәм кире какмагыз.
--Рәхмәт, тик яхшы түгел, ә булышуга килгәндә күрә торып бала елаганны ничек үтеп китеп була соң?
--Нәрсә инде бу, ризыктан зур булмыйлар. Сез үзегезне бер яктан яхшы күрсәтәсез, ә хәзер нәрсә?
— Мин бары яхшысынмадым, бик рәхәтләнеп чәй эчеп чыгам.
Җыелышып өстәл янына кереп утырдылар. Майҗамал апаның түземлеге бетте, аның кыз турында барында беләсе килде. Ул җайлап кына сүз башлады
--Сез кем буласыз соң Сәхиягә? Бердә сезне күргәнем юк.
--Ничек әйтим, әнинең дусты Сәхия апа. Алар яшьли бергә укыганнар, бергә балалар йортында эшләгәннәр. Сәхия апа авылга торырга кайтып киткәч тә араларны эзмәгәннәр. Әнием күптән түгел генә үлде, үлер алдыннан —,,, Сәхия апаңның беркемедә калмады, кызым ташлама аны гел булышып тор""- дип әйтеп калдырды. Менә ике атнага бер кайтам. Ә әлегә озын ял алып кайттым.
--Аңладым, син Галия кызы шулаймы?
--Әйе. Ә сез әнине каян беләсез?
--Кайткан вакытта күргәнем бар, рәхмәт кызым әниеңнең соңгы сүзен аяк астына салмагансың. Рәхмәт, тукта ә исемен ничек соң?
--Гөлия булам мин, Гөлия.
--Тормышыңда кемнәр бар, кияүдәме?
Гөлиянең йөзе үзгәрде, ул нәрсә әйтергә белмичә
--Әлегә юк, өлгерәм әле, аннары вакытым да юк.
--Ничек инде вакытым юк? Кая эшлисең соң син?
--Әнием кебек балалар йортында эшлим, ятимнәргә наз кирәк, алар тормыштан болайда кимсетелгәннәр бит.
Майҗамал апаның күзенә яшь тулды, Гөлия аңа карап
--Мин нәрсәдер дөрес әйтмәдем ахыры? Гафу итегез.
--Юк кызым, син түгел, язмыш җиле күзгә яшь чыгарта,
Ул балаларга карап
--Нәрсә бәбкәчләрем, ә хәзер бераз ял итеп алыгыз, аннары бераз йөреп кайтырбыз.
--Әби кичәге кебек болынга күбәләкләр карарга барабызмы?
Ландыш әбисенең күзенә карап
--Син бит иртәгә барабыз дидең.
— Барабыз кызым барабыз.
Гөлия урыныннан торып
--Бик тәмле булды рәхмәт сезгә, ә хәзер миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз.
Гөлия ашыгып диярлек чыгып китте, капка ишеген ачуга каршысына Линар басты. Гөлия нишләргә белмичә карап басып торды да
--Исәнмесез, мин Майҗамал апаларда кунакта идем.
--Исәнмесез, яхшы булган ул кунаклар ярата.
--Сау булыгыз миңа китәргә кирәк.
Гөлия тиз, тиз атлап китеп барды. Линар өйгә керде.
--Әти, әти кайтты— дип балалар әтиләренә ташланды. Ике атна артыгы белән алар әтиләрен күрмәгән иде бит.
--Туктагыз инде әтиегез аргандыр, чәй эчеп алсын, аннары аптыратырсыз.
Майҗамал апа Линарга таба борылып
--Нихәл улым, исән сау кайткансың, бик әйбәт булган.
--Үзең нихәл әни? Мин отпуск алып кайттым, үземә генә авыр өйдә. Сине, балаларны сагындым.
--Бик әйбәт булган, балалар артыннан карап бетереп булмый, бик шаяннар.
Линар итәгенә утырган Ландышның аягын карап
--Бу нәрсә кызым, нишләдең инде?
--Егылган нишләсен, алар бер урында тора беләме?
Ландыш әтисенең күкрәгенә башын куеп йөзен качырды.
--Кызым еладыңмы?
--Елады ничек еламасын, әле үзе генә дә түгел, аягындагы канны сөртүче апасы да аны җәлләп балалар кебек елый иде.
--Ничек инде?
--Каршыңа очраган кызны әйтәм, Ландышны җәлләп елап утыра иде.
--Кем соң ул?
--Сәхия апаңа кунакка кайткан, ярар аннары сөйләшербез, әле чәй кайнар, чәй эчеп ал, ә мин балаларны болынга алып барам дигән идем.
--Миндә барам,
--Ярар чәеңне эч, без сине урамда көтәбез, бераз эшем дә бар.
--Ярый әни, мин чәй эчәм дә чыгам.
Майҗамал апа чыгып тавыкларга су салды, йомырка җыйды, су кранын ачып мунчага су тутырды. Хәйдәр әбисе янына килеп кулыннан тотты да
--Әби әйдә инде, әти күптән чыкты бит, әйдә инде тизрәк.
Майҗамал апа су, бераз юка тыккан сумкасын Линарга тоттырды да
--Монысы полдник, барып җитүгә сорый башлыйлар.
Гел балалар белән барган җиргә килеп туктагач ,Майҗамал апа кечкенә одеалын алып җиргә җәйде дә
--Бүген мин ардым, әле дә кайттың улым, ә сез барыгыз уйнагыз, үзегез сорадыгыз бит. нигә басып торасыз.
Ландыш белән Хәйдәр икесе ике якка китте. Ландыш һәрвакыттагыча төрле төстәге чәчәкләр эзләде, ә Хәйдәр бөҗәкләр артыннан күзәтте.
--Бигрәк матур инде безнең авыл кырлары, болыннары. Лилия дә Ландыш кебек чәчәкләр карап йөрергә ярата иде, Хәйдәр дә нәкъ әнисе кебек бөҗәкләр күзәтә. Кара инде болында нинди генә чәчәкләр юк. Бүген көне дә матур, акрын гына җил исә, күк йөзе аяз. Әни әнә кара әле Хәйдәргә чикерткә артыннан күзәтә, тотарга курыкса. да артыннан бара. Ә Ландыш чәчәкләр арасында фәрештә басып торган кебек . Бигрәк матур табигать кочагында ял итү , үзе яшәргә көч бирә .Төрле чәчәкләргә тулган җир өсте, зәңгәр күк йөзе белән тоташа сыман. Лилия булса инде әлдә ничә шигырь сөйләгән булыр иде.
--Шулай улым, авылыбыз болыннарын бернигә дә алыштырырлык түгел шул, һавасы, һавасы ни тора. Челтерәп аккан чишмәләре, каенлыклары ни тора.
--Чыннан иртәгә чишмә суына барып килергә булыр. Ә нигә без анда бармадык әни?
--Анда баргач балалар салкын су эчә, салкын тидерүләрен теләмим.
--Әти, әти мин кәлтә белән дуслаштым кара инде. Ул да миңа карап тора.
Хәйдәр күзен дә алмыйча бер урынга карап тора.
--Син аңа тимә улым, ул бары өенә юлын югалткандыр, синнән сорарга телидер, ә син аңламыйсын.
Линар урыныннан торып Хәйдәр янына килде. Улын күтәреп алып үзе тирәли әйләндерде дә
--Мин сине тоттым, ә хәзер син мине тот— дип урыныннан кузгалды.
Байтак вакыт үткәч Майҗамал апа балаларга
--Әйдәгез кайтабыз, уен белән генә түгел, өйдә эш көтә - дип урыныннан торды.
Дәвамы бар.