Бу вакыйга календарь датасы гына түгел, ә горурлык, хәтер һәм ата-бабалар батырлыгына хөрмәт белән тулы тарих ул. Митингта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, Вахит авыл җирлеге башлыгы Ф.Кәримов, Матюшино мәктәбе җитәкчесе Р.Шәрәфиева, сугыш чоры балалары буыны вәкиле Ш.Җәләлетдинов, Бөек Ватан сугышында катнашучының улы Р.Хәмидуллин, Бөек Ватан сугышында катнашучының оныгы А.Җәләлетдинов чыгыш ясадылар. Матюшино урта мәктәбе укучылары “Яз Җиңүне бүләк итте" сәхнә күренеше күрсәттеләр. Митинг барышында сугыш елларындагы вакыйгалар, тыл хезмәтчәннәренең роле, сугыш балаларының язмышы, буыннар алмашынуы, егетләребезнең махсус хәрби операциядәге батырлыгы турында күп сүзләр әйтелде. Сугыш кырларында ятып калган барлык солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-якташлар һәм тыл хезмәткәрләре" һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.