Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Үткәннәр белән көрәш

Гөлчирә Галимова.Беренче өлеш. Язгы кояш көне буе елмаеп караса да төнгегә салкынайта. Бүген дә иртүк кояш чыгып, өйләрнең калай башларыннан җиргә тамчылар тамызды. Көннең матурлыгыннан файдаланып Линар белән Лилия ике балаларын ияртеп авылга юл алдылар. Язгы кояш көне буе елмаеп караса да төнгегә салкынайта. Бүген дә иртүк кояш чыгып, өйләрнең калай башларыннан җиргә тамчылар тамызды. Көннең матурлыгыннан файдаланып Линар белән Лилия ике балаларын ияртеп авылга юл алдылар. Бераз җирне катырган арада авылга кереп калырга кирәк. Авыл өчендәге юлларга таш җәйсәләрдә, юллар яхшырды дип бик әйтеп булмый шул. Кечкенәдән бер балалар бакчасында йөреп, бер парта артына утырып, бергә укыган Лилия белән Линар үз гомерләрен бер берсенә бәйләде. Алардан инде кечкенә чагыннан ук өйләнешегез, сез пар килгән дип көлеп йөрделәр .Бу сүз дөрестән дә туры килә иде . Бишенче сыйныфта укыган вакытта ук Линар Лилиянең бармагына төрле төстәге нәзек проводалардан үрелгән йөзек кигезде. Ул шул хәтле матур үрел

Гөлчирә Галимова.Беренче өлеш. Язгы кояш көне буе елмаеп караса да төнгегә салкынайта. Бүген дә иртүк кояш чыгып, өйләрнең калай башларыннан җиргә тамчылар тамызды. Көннең матурлыгыннан файдаланып Линар белән Лилия ике балаларын ияртеп авылга юл алдылар.

Язгы кояш көне буе елмаеп караса да төнгегә салкынайта. Бүген дә иртүк кояш чыгып, өйләрнең калай башларыннан җиргә тамчылар тамызды. Көннең матурлыгыннан файдаланып Линар белән Лилия ике балаларын ияртеп авылга юл алдылар. Бераз җирне катырган арада авылга кереп калырга кирәк. Авыл өчендәге юлларга таш җәйсәләрдә, юллар яхшырды дип бик әйтеп булмый шул. Кечкенәдән бер балалар бакчасында йөреп, бер парта артына утырып, бергә укыган Лилия белән Линар үз гомерләрен бер берсенә бәйләде. Алардан инде кечкенә чагыннан ук өйләнешегез, сез пар килгән дип көлеп йөрделәр .Бу сүз дөрестән дә туры килә иде . Бишенче сыйныфта укыган вакытта ук Линар Лилиянең бармагына төрле төстәге нәзек проводалардан үрелгән йөзек кигезде. Ул шул хәтле матур үрелгән, җитмәсә нәкъ Лилиянең бармагын үлчәп үрелгән кебек, кереп кенә утырды. Лилия шунда Линарга--,,Мин үлгәнче бу йөзекне салмыйм "- дигән иде. Әле хәзер дә Лилия йөзекне бармагында йөртә. ,, - Нигә аны киеп йөрисең?-" диючеләргә ,,- ул минем талисманым, мине саклаучым-" дип җавап бирде. Үзләре үсү сәбәпле Линар бары йөзекне сүтеп, яңадан зурайтып үреп бирде. Өйләнеп Лилиянең бармагына алтын балдак кигезгәч
--Хәзер инде чын балдак киден моны салсаң да була— дигән сүзенә
--Үргәне чын да инде аның, ә бу бары тимер— дип җавап бирде Лилия. Ике йөрәк бер бөтен булып гайлә корды. Берсеннән берсе матур нарасыйлары дөньяга аваз салды. Бар тормышлары бәхеткә, назга күмелде. Бер берсенең әйтер сүзләрен карашларыннан аңлап яшәделәр. Менә бүген дә Линарның әнисе Майҗамал апаларга кунакка ашыктылар. Шәһәрдә яшәүләренә карамастан авылга еш кайттылар. Ә Лилиянең әнисе үлгәнгә ике ел булды. Әтисен Чаллыга абыйсы алып китте. Майҗамал апа кунакларны сагынып көтеп алды. Аеруча Ландыш белән Хәйдәр сагындырды. Аларның тавышлары белән йорт җанлана кебек тоела иде аңа .Атна буе бер ялгызы гына тонлыкта тору ардыра шул. Күрше карчыклары белән аралашса да, оныкларның тавышы бик сагындырды.
--Әни без берничә көнгә кайттык бу юлы. — диде Линар сумкаларын бушатып.
--Бик әйбәт булган, бу көчеткән чыпчыкларын да туйганчы сөеп була икән. Алайса ай күрде, кояш алды дигәндәй, шимбә кайтып якшәмбе көнне китә идегез.
Майҗамал апа пешергән тәмлеләр белән сыйланып алгач Линар ишегалдына чыгып китте. Лилия өстәлдәге ризыкларны урнаштырып, савыт саба юа башлады. Балалар чыр чу килеп киенешеп әтиләре янына ашыкты. Майҗамал апа Лилия янына килеп
--Кызым сине нәрсәдер борчый ахыры, ни булды? Әллә сүзгә килдегезме?
-— Юкла әни, Аллага шөкер барда әйбәт. Соңгы арада нигәдер йөрәгемә урын таба алмыйм, нәрсәдер булыр төсле. Аннары башым да авырта башлады.
--Табибка мөрәҗәгать итәргә булган. Нәрсә әйткәнне көтәсең?
--Әйе яллардан соң барырга дип тора идем. Үзеңнең хәлләр ничек соң?
--Безнең картларча инде. Быел яз да борчулы төсле. Бер кояш чыга, бер болытлап көчле җил исә. Аллахы Тәгалә бер үзе белә нәрсә буласын.
--Әни идән астына су төшмәсен, Линар сарайда бәрәнгеләргә урын ясыйм диде, иртәгә чыгарып калдырырбыз.
--Бик әйбәт булыр, былтыр да сарайда туңар дип курыккан идем, Линар бик оста урын әзерләгән иде, төнлә салкын булсада, бәрәнгеләр яхшы торды.
--Әни бәлки көзгә безгә килерсең, кыш чыгарга. ? Теләсәң җәйгә кабат авылга кайтырсың. Яшең дә бара бит, сарыкларыңны бетерсәң дә була.
--Әй кызым таш пулатта ничек яшәргә кирәк? Юк гомерем авылда үтте, монда үләм дә.
--Әни үпкәләмә генә, чыннан бары кышка гына булсада яшәргә кил. Ә җәйгә кайтырсың, безгә дә тыныч булыр иде.
Ишек ачылып китте, өйгә Хәйдәр керде
--Әни, әни анда менә мондый гына кечкенә сарык бәбие бар, әйдә күрсәтәм.
Хәйдәр түзмәде, аяк киемен дә салмыйча түргә үтте. Майҗамал апа көлеп
--Бар кызым чык инде, бу егет шунсыз туктамас, бөтен өй буйлап артыннан йөрер.
Лилия киенеп Хәйдәр артыннан чыкты. Әнисенең чыкканын көтеп торган Ландыш
--Әни, әни әйдә тизрәк, анда кечкенә сарык бар.
--Беләм кызым Хәйдәр әйтте миңа. Сез бигрәк сарык күрмәгән кебек, былтыр да нәни сарыклар бар иде бит.
--Алар хәзер зур, ә бу бәбиләр әле туган гына.
Лилия балаларга ияреп сарайга керде. Майҗамал апаның сарыклары быел иртә бәрәнләгән, ике сарыгы берәрне, икесе икешәр бәрән алып кайткан. Балалар белән бәрәннәр карагач Лилия бакча ягына чыкты .Авылдагы һава үзенчәлекле кебек, заводлардан чыккан төтен дә, машиналардан калган бензин исләре дә юк. Трамвай, троллейбус кычкырткан тавышлар да ишетелми. Озакламый алар утырткан алмагачлар, чияләр яңа баштан яшәреп чәчәк атачак. Дөнья матурлыкка чумачак. Кошлар сайравына кушылып чикерткәләр сайравы ишетелер, бакалар да аларны уздырырга торышып үз көйләрен көйлиячәк. Лилия хыялларына бирелеп басып торганда Линар янына килде дә
--Бу юлы нинди хыяллар диңгезендә йөзәсең инде, кайларга барып кайттың? Ярый сөйләмә иң мөһиме чынга ашсын. Әйдә туңасын өйгә керик.
Төн тиз үтте, вакыт үткәрмичә яшьләр бәрәнгене идән астыннан чыгарып сарайга урнаштырды. Балалар һәрвакыттагыча әбиләре белән урамдагы күлләвекләрдә , әтиләре ясап биргән көймә йөрттеләр. Эш күп шул авыл җирендә. Бераз эшләр җайлангач Линар Лилиягә карап
--Син туган йортыгызны карап килергә теләгән идең, әйдә барып килик.
--Әйе барырга кирәк, беләсеңме әле кайчан гына язны монда каршы ала идек. Кеше гомере гомерлек түгел шул. Әни үлде, әти туган йортыннан китеп читтә яшәргә мәҗбүр.
--Лилия, ул үзе генә яши алмый бит. Авырмаган булса бәлки авылда яшәгән булыр иде .Нишлисең бит авыру килеш үзен генә калдырып булмый.
--Мин әнигә дә безгә кыш чыгарга кил дип әйтеп карадым, һич югында кыш чык дип үгетләдем, булмады.
--Әни шундый бит инде, гомумән картлар хәлләреннән килсә гомер иткән җирләрен бердә ташламас иде.
Менә алар Лилия яшәгән йорт янына килеп җиттеләр. Капкага килеп җиткәч Лилия басып катып калды, аның йөрәге үз урыныннан чыгып китәрдәй булып тибә башлады. Ул кесәсеннән ачкыч алып йозакны ачты. Капка келәсен төшереп капканы ачып җибәрде дә ишегалдына үтте. Аның колагына әнисенең тавышы ишетелгән кебек тоелды.
--Кызым капканы яхшырак ябып кер, сарыклар чыкмасын.
Лилия үзе дә сизмәстән
--Ярар әни— дип капканы каты итеп төртеп куйды. Аның бу халәтен Линар күреп
--Син нишлисен, нәрсә булды?
Лилия иренә карап
--Әнине искә алдым, әйтерсең миңа капка ябырга кушты.
--Аңлыйм кадерлем, яраткан кешене югалту авыр. Әйдә өйгә керәбез.
Өйдә авыр тынлык урнашты. Линарның Лилиягә хатирәләрен яңартырга комачаулыйсы килмәде. Ул акрын гына шкаф янына килеп кулына фотоальбом алды .Анда Лилиянең яшьлек фотосүрәтләре иде. Линар Лилия янына килеп
--Кара әле бу фотосүрәткә хәтерлисеңме? Авылыбызның тирән серле күле. Күпме хатирәләр бәйләнгән бит аның белән безне. Кыш көне карын чистартып хоккей уйный идек, күл өстеннән җыелган кар ,күл кырыенда йортлар биеклегендә өелеп торды. Ә без шул өемнәрдә качып сөйләшергә оялар ясый идек. Үзебезгә әкияттәге кебек замоклар ясадык, бүлмәләре дә күп булды, чөнки качып сөйләшүчеләр саны артканнан арта барды.
--Әйе бик кызык булды, ә хәзер яшьләр боз өстендә уйнамый ахыры, әнә кара күл өстен чистартучы булмаган.
--Яшьләр?
Линар көлеп җибәрде
--Яшьләр дисеңме? Үзебездә әлләни карт түгел бит әле.
--Без яшьрәк чакта димәкче идем.
Лилия дә көлеп җибәрде.
--Ниһаять көлдең, кадерлем гел көлеп яшәргә язсын сиңа.
Линар тәрәзә төбендәге көзгене күреп алды да
--Әнә кара яшьлегенне искә алучы көзген ята.
--Чыннан әле һаман урынында тора. Кара каршы торабыз бит, бары араларны күл генә аера. Бер беребезгә хәбәр бирүче көзгем.
--Хәбәр бирергә улың чыккан, әйдә кайтабыз.
Лилия күл каршындагы йорт янында, күлгә карап торучы улын күреп алды. Алар ишекләрне бикләп урамга чыкты. Күл кырыеннан салынган сукмактан өйгә таба атладылар. Әти, әнисен көтеп арган Хәйдәр, кер чайкатырга дип ачылган бәкедә мачы баласын күреп, бәкегә таба атлады. Линар улының нәрсә эшләргә җыенуын аңлап
--Хәйдәр улым барма анда, тик кенә тор.
Ләкин Хәйдәр әллә ишетмәде, әллә тыңларга теләмәде, алга атлавын дәвам итте. Линар улына каршы ашыкты, ләкин аяк астындагы боз, аның авырлыгы белән шартлап ярыла башлады. Ул кырыйга тайпылды да бар көченә
--Улым селкенмә боз астына китәсең , без хәзер нәрсә булсада уйлап табабыз — дип кычкырды.
--Әти анда песи баласы баткан , мин аны коткарам -дип тагын алга китте. Шулчак бер аягы су астына китте
--Әти минем аягым батты— дип кычкырып елап җибәрде.
--Улым селкенмә, тик торсаң бер нәрсәдә булмый. Тыңла улым сузылып ят, селкенмә генә, без сине хәзер чыгарабыз.
Күл буена кеше җыела башлады. Лилия ире янына килеп
--Син авыр, мин синнән җиңелерәк, мин акрын гына керәм,
--Тукта әйдә курткаларны бәйләп атып карыйк.
Ул куртка җиңнәрен бәйләп улына атты, ләкин ерак ,бала куртканы тота алмады. Линар кабат атып карады , кабат улына барып җитмәде. Линар боз өстенә ятып улына таба шуыша башлады, ләкин боз гына үзенекен эшләде, аның астындагы боз кабат шартлап ярылды. Лилия түзмәде
кемдер алып килергә өлгергән бауны аягына бәйләде дә
--Бир миңа курткаларны, , мин җиңелерәк, улыма якынырак барам, ә син бауны тот.
--Юк син кермисең.
--Сатулашырга вакыт юк.
Лилия курткаларны тотып шуыша башлады, малайга якынайгач куртканы оргытты. Янына килеп җитсәдә, әллә куркудан, әллә туңганныкы, Хәйдәр курткаларны тота алмады, аның кулы тоңламады.. Лилия эшнең нәрсәдә икәнен аңлап бәкегә таба шуышты. Улын куртка җиңнәре белән бәйләп
--Линар тарта аласың
--Әйе, үзеңдә куртканы очкындырма.
--Юк башта Хәйдәрне чыгар, боз икебезне чыдатмый.
Бәке кырыеннан Хәйдәрне сөйри башладылар гына, боз шартлап Лилия боз астына китте. Кемдер бәргән курткалар өстенә ятып Линар Хәйдәрне тартып чыгарды да Лилиягә таба шуыша башлады.
--Кая киттең, үзеңдә боз астына китәсең бит , мә ботаклар ыргыт— дип кайсы ботак, кайсы бакча кырыендагы рәшәткәне каерып бәрә башлады. Кемдер озын такта алып килергә өлгергән булып чыкты. Линар тактага ятып Лилиягә таба шуышты.Ул сузган таякка тотынгач ярга таба сөйри башлады. Бу такта бик вакытлы булды, Лилияне көч хәл белән яр буена чыгардылар. Бәхетләренә өй күл каршысында гына, алар тизрәк өйгә керде. . Алар кергәндә Хәйдәр юрган эчендә тәмләп чәй эчеп утыра иде.
Дәвамы бар.