🌸Яз җитү белән игенчеләрнең басуларга чәчү эшләре башлана. Борынгы заманнарда крестьяннар "Буразна" бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу-татар халкының язгы кыр эшләре башлануны символлаштырган йолаларының берсе. 🌷 12 май көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының "Фирүзә» агитбригадасы, авыл китапханәсе белән берлектә, сабан бодае чәчү планлаштырылган басу янындагы болында "Беренче буразна" йола бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә "НЫРТЫ" АХП ҖЧҖнең баш агрономы Мөхәрләмов Инсаф Илсур улы, Ике басу Арташ авылы имам - хатыйбы Кәримов Сәлимҗан Рәхимҗан улы, механизаторлар, хезмәт ветераны катнашты. Сәламләү сүзе белән ДТ - 75 чылбырлы тракторында 40 ел стажы булган ветеран механизатор Шакиров Рәҗәп Сабир улы чыгыш ясады, ул чәчү һәм урып-җыюның һәр сезонында бу кырларны чәчкән, сөргән. Арташ авыл җирлеге