#13_МАЯ #ХАЛЫКАРА ТУЗГАНАК КӨНЕ #МАЙ КОЯШЫ 🌞13 майда гадәти булмаган бәйрәм-Халыкара тузганак көне билгеләп үтелә. Бу якты кояш чәчәге яз көне табигатьнең уянуының чын символына әверелде. Тыйнак тузганаклар - бик файдалы чәчәкләр икән. Балалар алардан матур тәкыя үрәләр, гербарийлар киптерәләр, олылар варенье, салатлар ясыйлар, Тузганакларның тамырларында инулин була, кыздырылган килеш алар кофе урынына хезмәт итә ала. Тузганаклардан ясалган эчемлекләр энергия бирә, күңелләрне гармония белән тулыландыралар. Ә сез тузганактан нинди төнәтмәләр ясыйсыз❓