Шул уңайдан аларның хөрмәтенә традиция буенча, Югары Ослан үзәк хастаханәсе җитәкчелеге профсоюз оешмасы белән берлектә бәйрәм чарасы оештырды. Шәфкать туташлары өчен концерт номерлары белән яшь артистлар чыгыш ясады. Әлеге тантаналы чара бүләкләүләрсез дә узмады. Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Макаров, хастаханәнең баш табибы С.Мишакин күп еллар намуслы хезмәт иткәннәре өчен шәфкать туташларына Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Кадерле шәфкать туташлары! Игелекле һәм мәрхәмәтле булуыгыз, белгечләргә ярдәм итүегез һәм пациентларны кайгыртуыгыз өчен рәхмәт! Сез - табибларның ышанычы һәм таянычы.