Балтачта өч атна рәттән балалар арасында танылган шәхесләребез истәлегенә ярышлар узды. Бәйгебезнең беренчесе — Яңгул илендә узды. Арабыздан 30 ел элек киткән булса да, баһадир көрәшчебез Габделфәрт Рәфыйковны авылдашлары онытмый. Энеләре Илдар, Илһам тырышлыгы белән ярышларыбыз дәвам итә. Рәхмәт, ярдәм кулы сузучы «Яңа тормыш» җәмгыятенә, «Ива -мебель» берләшмәсенә, авылның шәхси эшмәкәре Марат Әшрәфҗановка. Бу бәйгедә дә ул шәхсән үз исеменнән чемпионнарны бүләкләп чыкты. Менә шулай итеп, Рәфыйковлар династиясе үз батырлыкларын дәвам итәләр. Илдар Габделбәр улы үзе Татарстанның спорт остасы исемен лаеклы йөртсә, улы Руслан инде дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның игезәк уллары да келәмдә. Энесе Илһам да үз вакытында Татарстан ярышларының купсанлы призеры булган көрәшче. 2012 елгы яшьләр арасында узган бәйгенең батырлары белән дә танышып үтик инде. Солтан Әшрәфҗанов-Яңгул-25 кг., Муса Фәйзрахманов- Арбор-28 кг., Даян Әхмәдуллин-Балтач-30 кг., Тимур Хәбибрахманов-Яңгул-32 кг.,
Балтачта өч атна рәттән балалар арасында танылган шәхесләребез истәлегенә ярышлар узды
12 мая 202512 мая 2025
2 мин