Найти в Дзене
Кряшены

📍Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан карендәшебез, НПАТП генераль директоры Юрий Иванов, үзенең улын, киявен һәм бертуганының улларын

📍Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан карендәшебез, НПАТП генераль директоры Юрий Иванов, үзенең улын, киявен һәм бертуганының улларын сугышта һәлак булган бабайлары Игнат Иванов каберенә алып барган.

Алар Балчыклы авылының апостоллар Пётр һәм Павел чиркәве нигезеннән туфрак алып, 8 майда ерак юлга кузгалалар. 9 май көнне инде Белоруссиянең Могилёв өлкәсендә булалар.

Горецк районының Ленино посёлогы янындагы Ботвиньево авылында, өлкән сержант Игнат Иванов җирләнгән туганнар каберлегенә ерак Балчыклы чиркәве нигезе туфрагын салалар. Ленино янындагы сугышларда һәлак булган солдатлардан 526сы җирләнгән бу туганнар каберлегенә, Татарстан сәламе һәм карендәшләрнең хөрмәт билгесе буларак, чәчәкләр куялар. Юрий Геннадиевич, аның улы Ленар, кияве Николай һәм бертуган тутасы Марусяның уллары Дмитрий белән Александр туганнар каберлегендәге бабайларын һәм яуда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алалар.

@tuganaylar_2002

-2
-3