Бүген сүзебез барлык витаминнарны да диярлек үзенә туплаган кузгалак турында булыр. Кузгалак - дару үләне дә. Микроэлементларга бай булган әлеге үсемлекнең калориялелеге бик түбән икән - 100 граммга 22 ккал тәшкил итә. 100 грамм кузгалак яфрагында 2 грамм аксым, 0,7 грамм май, 3,2 грамм углевод, 2,9 грамм клетчатка, 48 мг С (көнлек норманың 53,3 проценты), 200 мкг А витаминнары (22,2 %) бар. Фосфор, кальций, калий һәм селен - болар кузгалактагы минераллар. Әлеге дә баягы 100 грамм кузгалак яфрагыннан 103 мг магний (25,8 %), 2,4 мг тимер (24 %), 0,3 марганец (15,2 %), 0,1 мг бакыр (14,6 %) алырга була. Яшелчәләр арасында В төркеме витаминнарын иң күп тәшкил иткән үсемлек тә әле ул. Баксаң, кузгалак С витамины буенча хәтта шпинат белән лимоннан алдарак тора. Ачы булуы анда аскорбин кислотасының күплеген дәлилли. Витаминнар һәм микроэлементлар составының байлыгы тире, чәч, тырнак, тешләр торышына уңай тәэсир итә. Борынгылар аны антисептик урынына, кан агуны туктату һәм башкалар өчен еш ку