Газета укучыбыздан килгән «Ир-атларга намазны шортылар киеп укырга ярыймы?» соравына җавапны Әлмәт районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җавап бирде. Намаз – Исламның биш терәгенең берсе һәм шунлыктан намаз уку барлык мөселманнар өчен әмер ителгән. Коръәндә һәм хәдисләрдә намазның зур роле билгеләп куелган: Намазның Аллаһы каршындагы әһәмияте турында шундый факт әйтеп тора: Исламның нигезләрен үтәргә кирәклеге турындагы әмерне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җәбраил фәрештә галәйһиссәлам аркылы җиткерсә, намаз укырга кирәклеге турындагы әмерне Аллаһы Тәгалә турыдан-туры Үзе Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә мигъраҗ вакытында хәбәр иткән! Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Намаз – диннең бер терәгедер. Кем намазны калдырса, шул үз динен җимерә». Бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән болай дип сораган: «Өегез каршыннан аккан елгада көнгә биш тапкыр коенсагыз, тәнегездә кер калырмы?»