Найти в Дзене
Кряшены

🌿Питрәч районының Әлбәдән авылында ир-атлардан бер тыл ветераны бар

🌿Питрәч районының Әлбәдән авылында ир-атлардан бер тыл ветераны бар. Ул —1928 елның 28 ноябрендә туган ⭐️МИХАИЛ МУРАТКИН «Гәүдәм зур булгач, чәчүдә, урып-җыюда да эшләттеләр. Сугыш вакытын искә алуы да авыр. Ул чактагы кыенлыклар йөрәктә үз эзен калдырды. Сугыш барганда халык бер зур гаиләдәй берләште, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты. Барысы да фронттан хат көтеп яшәде. Почтальонның килүен борчылып көттек. Хат алу шатлыгын бөтен авыл халкы белән уртаклаштык. Һәлак булганнар турында ишетү — уртак кайгы булды. Хәбәрсез югалу турында ишетелсә, кешеләр бер-берсен өметләндерде, тынычландырды»,— дип сөйләде Михаил Васильевич. Михаил Васильевичны кызы Анна һәм кияве, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин карый. Әтисе янына Казанда яшәүче өлкән Василий да еш кайта, Мәскәүдәге улы Александр да кайтып хәлен белешергә онытмый. Александр дәдәйгә Әлбәдәндәге часовня төзелешенә спонсорлык иткәне һәм зиратта яңа коймалар урнаштырганы өчен авыл халкы бик рәхмәтле. ТУЛЫРАК 👈

🌿Питрәч районының Әлбәдән авылында ир-атлардан бер тыл ветераны бар. Ул —1928 елның 28 ноябрендә туган ⭐️МИХАИЛ МУРАТКИН

«Гәүдәм зур булгач, чәчүдә, урып-җыюда да эшләттеләр. Сугыш вакытын искә алуы да авыр. Ул чактагы кыенлыклар йөрәктә үз эзен калдырды. Сугыш барганда халык бер зур гаиләдәй берләште, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты. Барысы да фронттан хат көтеп яшәде. Почтальонның килүен борчылып көттек. Хат алу шатлыгын бөтен авыл халкы белән уртаклаштык. Һәлак булганнар турында ишетү — уртак кайгы булды. Хәбәрсез югалу турында ишетелсә, кешеләр бер-берсен өметләндерде, тынычландырды»,— дип сөйләде Михаил Васильевич.

Михаил Васильевичны кызы Анна һәм кияве, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин карый. Әтисе янына Казанда яшәүче өлкән Василий да еш кайта, Мәскәүдәге улы Александр да кайтып хәлен белешергә онытмый. Александр дәдәйгә Әлбәдәндәге часовня төзелешенә спонсорлык иткәне һәм зиратта яңа коймалар урнаштырганы өчен авыл халкы бик рәхмәтле.

ТУЛЫРАК 👈

-2
-3