Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

🌿Питрәч районының Кәвәл авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Зоя Шипшова балачактан истә калган ЫРЫМНАР белән уртаклашты

🌿Питрәч районының Кәвәл авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Зоя Шипшова балачактан истә калган ЫРЫМНАР белән уртаклашты🤗 Кечкенәдән миңа иң кызык тоелганы ул — имләү иде. Безнең Апанаслар нәселенең төп нигездәге Палый җиңгәбез бик оста иде. Кечкенә генә берәр нәрсә булдымы, без аңа йөгерә идек. Әле hаман да шулай. Кечкенә бала елый башладымы, аңа керәбез, ул имләп чыгара. Шуннан соң бала рәхәтләнеп йоклап китә иде. Күзгә арпа чыкса инде авылдагы ирләргә кадәр аңа килә. Истә калган ырымы шушы: Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз - Туфракка булсын. Тфу! Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде, сигез, - сибелеп китсен! Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде, Җилгә китсен! Бер, ике, өч, дүт, биш, алты - Аю күтенә булсын! Бер, ике, өч, дүт, биш, - Бизеп китсен! Бер, ике, өч, дүт - Шәүләгә булсын! Бер, ике, өч - Очып китсен! Бер, ике - Инеп китсен! Бер - бетеп китсен! Минем кулым түгел, Ходай кулы булсын! Име — томы шул булсын! Тфу, тфу, тфу! Әле тагын шундый ырымнар бар иде 👈

🌿Питрәч районының Кәвәл авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Зоя Шипшова балачактан истә калган ЫРЫМНАР белән уртаклашты🤗

Кечкенәдән миңа иң кызык тоелганы ул — имләү иде. Безнең Апанаслар нәселенең төп нигездәге Палый җиңгәбез бик оста иде. Кечкенә генә берәр нәрсә булдымы, без аңа йөгерә идек. Әле hаман да шулай. Кечкенә бала елый башладымы, аңа керәбез, ул имләп чыгара. Шуннан соң бала рәхәтләнеп йоклап китә иде. Күзгә арпа чыкса инде авылдагы ирләргә кадәр аңа килә. Истә калган ырымы шушы:

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз -

Туфракка булсын. Тфу!

Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде, сигез, - сибелеп китсен!

Бер, ике, өч, дүт, биш, алты, җиде,

Җилгә китсен!

Бер, ике, өч, дүт, биш, алты -

Аю күтенә булсын!

Бер, ике, өч, дүт, биш, -

Бизеп китсен!

Бер, ике, өч, дүт -

Шәүләгә булсын!

Бер, ике, өч -

Очып китсен!

Бер, ике -

Инеп китсен!

Бер - бетеп китсен!

Минем кулым түгел,

Ходай кулы булсын!

Име — томы шул булсын! Тфу, тфу, тфу!

Әле тагын шундый ырымнар бар иде 👈