Май сынамышлары☀️☀️☀️ 🌱6 майда булса чык - ул ел кыярга тук. 🌱9ында солы тишелә башлый, бәрәңге утыртырга вакыт. 🌱Майның 11-ендә юеш булса, бөтен җәй юеш. 🌱13-ендә озынборын чыга. 🌱21-ендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр. 🌱Микулы көнне җил булса, бөтен җәй җилле булыр. 🌱Май салкын булса - игенгә туклык. 🌱Майда сандугачлар сайрый башлый, Питрау кергәч - туктый. 🌱Майның яңгырлы булуы - печәнгә файда, җимешкә зыян. 🌱Майның салкыны - уңыш ялкыны.