🏡Балтач районының Дорга авылында яшәүче Диана Зариповага, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан авыл җирлегендә яшәүче әни буларак, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие бирелде👍
Социаль яклау бүлегендә Диананың әнисе Зөлфия Ефремова да күпбалалы әни буларак гаилә таныклыгын рәсмиләштерде. Зөлфия Татарстанның «Ана даны — Материнская слава»🏅медале белән бүләкләнгән👏