🏆Адыгеядә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. 🔹Ярыш нәтиҗәләре буенча спортчыбыз Зилә Батыршинаның исәбендә 3 медаль: 🥇🥇2 алтын һәм 1 бакыр. 🔹Команда зачетында Зиля Дарья Леомцева һәм Альбина Шакирова белән бнрлектә квалификациядә 225 нең 206сына тидереп, финалда Липецк өлкәсен 6-2 исәбе белән җиңеп, алтын медаль яуладылар. 🔹Бөтенроссия турниры кысаларында шәхси зачетта Зилә 111(2) +24+24 нәтиҗәсе белән өченче урынга лаек булды. 🔹Ярышларның соңгы көнендә Зилә яңадан мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Казан спортчысы Петр Егоров белән микстта түгәрәк стендта алар көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәттеләр, 142/150, ә алтын матчта Мәскәү өлкәсе спортчыларын 6-2 исәбе белән җиңделәр. 🔹Гомумән алганда, Адыгеядәге ярыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спортчылары 11 медаль яулады, шул исәптән 3 алтын. Россия чемпионатының гомумкоманда зачетында безнең җыелма команда 1 урынны алды.👏👏👏
🏆Адыгеядә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары тәмамланды
22 мая 202522 мая 2025
~1 мин