Найти в Дзене

Нөркә авылы урамнарында чүп үләннәре үсми

Нөркә авылы урамнарында чүп үләннәре үсми Авыл халкы чистарту өмәләренә чыкты. Йорт, өй тирәләрендә үскән яшел үлән чабылып, урамнар тәртипкә китерелде. Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин мессенджерлардагы авылдашлар чатында халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: “Хәерле көн, авылдашлар! Май аеның матур көннәре белән сезне! Бөтен дөнья чәчкәгә күмелеп утыра, хәтта урамнар да. Бакча эшләренә ныклап кереп киткәнче өй алларын, урамнарны тәртипкә китереп чабып алыйк әле. Авылыбыз тагын да ямьләнеп, матурланып калсын”, — дип язды ул.

Нөркә авылы урамнарында чүп үләннәре үсми

Авыл халкы чистарту өмәләренә чыкты. Йорт, өй тирәләрендә үскән яшел үлән чабылып, урамнар тәртипкә китерелде.

Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин мессенджерлардагы авылдашлар чатында халыкка мөрәҗәгать белән чыкты:

“Хәерле көн, авылдашлар! Май аеның матур көннәре белән сезне! Бөтен дөнья чәчкәгә күмелеп утыра, хәтта урамнар да. Бакча эшләренә ныклап кереп киткәнче өй алларын, урамнарны тәртипкә китереп чабып алыйк әле. Авылыбыз тагын да ямьләнеп, матурланып калсын”, — дип язды ул.

-2
-3
-4
-5
-6