1917-1922 елларда барган Гражданнар сугышы һәм ачлык илдә 2,5 миллионнан артык ятимнең булуына сәбәп булган. Алар беспризорниклар булганнар һәм коточкыч шартларда, кайчак хәтта подвалларда һәм чормаларда да яшәгәннәр. Кайберләренә хәер сорашу белән шөгыльләнергә, икенчеләренә - урларга һәм закон бозарга туры килгән. 1921 ел ахырында РКСМ Үзәк комитеты яңа балалар оешмасы эшчәнлеге принципларын һәм Программасын эшләү белән шөгыльләнүче махсус комиссия төзи. Монда Надежда Крупская мөһим роль уйнаган. Пионерияне булдыру идеясе нәкъ менә аныкы. Скаутлар хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Иннокентий Жуков "Әзер бул!" шигарен уйлап тапкан. 1922 елның 19 маенда комсомолның 2 нче Бөтенроссия конференциясе барышында бөтен җирдә пионер отрядлары оештыру турында карар кабул ителә. Француз теленнән тәрҗемә иткәндә «пионер» сүзе “беренче баручы” (первопроходец) дигәнне аңлата, оешмада катнашучыларны шулай атый башлаганнар. 1924 елга кадәр пионер оешмасы Спартак исемен йөртә, ә Ленин үлгәннән соң аның
Печище мәктәбе укучылары өчен Пионерия көненә багышланган чара үткәрелде
21 мая 202521 мая 2025
1 мин