Балтач базарында яз бәяләре Кулланучылар базарында ныклап эзләсәң күгәрчен сөтен дә табарга буладыр. Әлеге вакытта җитештерүчеләр кулланучыга төрле үсентеләр, бәбкәләр, авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәләр. Кәбестә үсентесен 30 сумга кадәр, петунияне сортына карап 40, 130 сумга кадәр бәягә, бәрхет гөлен 45 сумнан башлап сатып алырга була. Бакча җиләгенең (ремонтант) үсентесен 20 сумнан башлап таба аласыз. Кыяр, кабакчык, томат, татлы борыч... — нинди генә үсентеләр юк базарда?! Тавык йомыркасының дистәсен 9, 10 сумнан башлап табарга була. Йомыркага кулдан киселгәчн токмач та бар. Сыер маеның килограммы 700 сумнан башлап сатыла. Яңа чыккан үрдәк бәбкәләрен 180 сумнан башлап тәкъдим итәләр. 337 көнлек Линда токымлы каз бәбкәләре 525 сумнан, 24 көнлекләре 425 сумнан башлап сатыла. Бройлер чебешенең түшкәсенең килограммына 430 сум сорыйлар. Сөт, ит продукциясенең ниндие генә юк Балтачта?! “Ысланганына сорау зур,”— ди җитештерүчеләр. Ә сез базарда еш буласызмы? Андагы бәяләрдән канәга